Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре спортта көч сынашты

Мәгълүм булганча һәр елны март аенда торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел исә коммуналчылар аны үзенчәлекле шартларда спорт ярышлары белән бәйләп уздырдылар. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узган атнада ук старт алган иде. Биш команда арасында спортның сигез төре буенча узган ярышларда...

Мәгълүм булганча һәр елны март аенда торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел исә коммуналчылар аны үзенчәлекле шартларда спорт ярышлары белән бәйләп уздырдылар. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узган атнада ук старт алган иде. Биш команда арасында спортның сигез төре буенча узган ярышларда финалга иң-иңнәр сайланып алынды. Ә финал ярышлары шимбә көнне "Чатыр-Тау - арена" спорт комплексында узды һәм ул зур бәйрәм төсен алды. Коммуналчыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм үз эшенә җаваплы караган алдынгыларны бүләкләде. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре баскетбол, волейбол, футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, аркан тартышу, гер күтәрү, һәм ату ярышларында көч сынаштылар. Киеренке бәйгедән соң торак оешмалары җыелма командасы - беренче, "Челтәр компаниясе" АҖ - икенче, ә МППБ иО өченче урынны алдылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев