Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай тикшерү бүлегендә кеше үтерү белән бәйле 23 эш каралган

Илдәге иң яшь хокук саклау органнарының берсе - мөстәкыйль Тикшерү комитеты төзелүгә, бүген 3 ел тулды. Оешуыннан алып аның иң төп бурычларыннан берсе булып җинаятьләрне Россия Федерациясенең Җинаять-просессуаль кодексы билгеләгән эзлеклелектә оператив һәм сыйфатлы тикшерү, шулай ук якынча тикшерү барышында закончалылыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукын һәм иреген саклау тора. Азнакай...

Илдәге иң яшь хокук саклау органнарының берсе - мөстәкыйль Тикшерү комитеты төзелүгә, бүген 3 ел тулды. Оешуыннан алып аның иң төп бурычларыннан берсе булып җинаятьләрне Россия Федерациясенең Җинаять-просессуаль кодексы билгеләгән эзлеклелектә оператив һәм сыйфатлы тикшерү, шулай ук якынча тикшерү барышында закончалылыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукын һәм иреген саклау тора.

Азнакай шәһәрендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге 2012 елның 22 мартында оештырылды. Аның хезмәт күрсәтү зонасына Азнакай, Ютазы, Сарман һәм Мөслим районнары керә. 5777 квадрат чакрым мәйданны тәшкил иткән әлеге биләмәдә 144 мең кеше яши.

15 гыйнвар - Россия Тикшерү комитеты көне

Юстиция подполковнигы Азат Сәеткулов җитәкчелек иткән Азнакай тикшерү бүлегендә бүген 10 хезмәткәр эшли. Алар - җитәкче урынбасары, юстиция подполковнигы Илмир Гәреев, җитәкченең өлкән ярдәмчесе Илдар Зәйнуллин, җитәкче ярдәмчесе Айгөл Сәйфиева, тикшерүче-криминалист Ренат Вәлитов, аеруча мөһим эшләрне тикшерүче Раил Гаҗетдинов, өлкән тикшерүче Рушан Алиуллов, тикшерүче Фәрит Насыйбуллин, эш алып баручылар Ләйсәнә Зыятдинова һәм Илнар Гыймаев.

Азнакай тикшерү бүлегендә, төзелү көненнән алып, 202 җинаять буенча 122 эш каралды. Шуларның 69 ы - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 23 е - кеше үтерү, 11 е - саксызлык буенча сәламәтлеккә салынган авыр зыян нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү, 3 е - көчләү, 8 е - ришвәт белән бәйле эшләр.

Гозерләре төшкән гражданнарны бүлек җитәкчелеге даими кабул итә. Өч ел эчендә генә дә биредә 258 кеше үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты.

Бүлекнең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай тикшерү бүлегендә кеше үтерү белән бәйле 23 эш каралган