Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчеләре 100 тоннадан артык сөт савучылар исемлегендә.

Cоңгы 15 көндә Татарстанда сөт җитештерү күләме 50,7 тоннага арткан. (Казан, 16 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 15 майга булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара райоында көн саен 222 тонна сөт савып алына. Икенче урында - Балтач (201 тонна), өченчедә Әтнә районы (190 тонна). Әтнә районы...

Cоңгы 15 көндә Татарстанда сөт җитештерү күләме 50,7 тоннага арткан.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 15 майга булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара райоында көн саен 222 тонна сөт савып алына. Икенче урында - Балтач (201 тонна), өченчедә Әтнә районы (190 тонна).

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Әтнәдә иң күп сөтне "Шахтер" хуҗалыгында савалар. Биредә 1 мең баш сыер исәпләнә һәм алар көн саен 32 тонна сөт тапшыра.

Беренче унлыкка керүчеләр исемлегендә Актаныш районы да бар. Актанышлылар сөт күләмен, ай башы белән чагыштырганда, 0,5 тоннага арттырып, 166 тонна сава башлаган. Арчада үсеш 0,9 тонна тәшкил итә һәм биредә савылган сөт күләме - 165,6 тонна.

100 тоннадан артык сөт савучылар арасында Мамадыш (153 тонна), Саба (149,8 тонна), Әлки (135,7 тонна), Азнакай (118,3 тонна), Буа (102,3 тонна), Биектау (101,4 тонна), Нурлат (100,2 тонна) районнары бар.

Чирмешән районы авыл хезмәтчәннәре сөтне, ай башы белән чагыштырганда, 1,3 тоннага арттырса да, биредә республика буенча иң аз күләмдә, ягъни 16,8 тонна гына сөт савалар.

Менделевск районында көнлек савым - 18,9 тонна, Бөгелмәдә - 26,2 тонна, Кама Тамагында - 29,4 тонна, Спаста - 31,2 тонна, Баулы һәм Әлмәттә - 43,3 тонна, Югары Осланда - 45,2 тонна, Балык Бистәсендә - 45,9 тонна, Мөслимдә - 47 тонна, Тәтештә - 48,8 тонна, Лениногорскта - 49,9 тонна, Ютазыда 51,3 тонна тәшкил итә.

Менделеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Хәдиуллин сүзләренчә, сөтнең аз булуы мал санына бәйле. "Хәзер безнең районда савым сыерлары санын кимендә 300 башка арттырырлык мөмкинлек бар. Моның өчен берничә крестьян-фермер хуҗалыклары җиһазландырылган фермалар булдырды. Әмма терлек сатып алу өчен банклар аларга түбән процентлы кредит бирми, сәбәбен дә юньләп аңлатмыйлар. Көзгә уңыш яхшы булса, икмәк саткан акчага күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары терлек сатып алырга планлаштыра", - дип белдерде идарә җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, Татарстанда хәзер 3616,5 тонна сөт савып алына. Ай башы белән чагышытрганда бу сан 50,7 тоннага, узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев