Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлек азыгы әзерләү буенча республикада беренче урында бара

Республикада малларга кышка азык әзерләү дәвам итә. (Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда терлекләргә кышка азык әзерләү кампаниясе дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 19 июньгә 82135 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган. Бу юнәлештә беренче урынны Азнакай районы били. Биредә 6520 гектар мәйданда күпьеллык...

Республикада малларга кышка азык әзерләү дәвам итә.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда терлекләргә кышка азык әзерләү кампаниясе дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 19 июньгә 82135 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган.

Бу юнәлештә беренче урынны Азнакай районы били. Биредә 6520 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылып, азык әзерләнгән. Зәйдә әлеге күрсәткеч - 5600 гектар, Апаста - 4980 гектар, Әлкидә - 4804 гектар, Кайбычта - 4000 гектар, Алексеевскийда - 3543 гектар, Нурлатта 3188 гектар тәшкил итә.

Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сүзләренчә, быел печән алдагы елларга караганда сыеграк. Өстәвенә, көндә явып торган яңгырлар да азык әзерләргә комачаулый.

"4 көн инде яңгыр яуды, чапкан печәнне дә җыеп булмый. Явым-төшем 20 мм дан артып китте. Хәзер безнең максат - тизрәк печәннең беренче катын чабып бетерү. Шулай иткән очракта гына, икенче катны чабарга өлгерәчәкбез", - диде Роберт Гадиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, печәннең беренче катын сенажга чабалар. Гомумән алганда, районның 23 мең гектар мәйданындагы үләннәр азыкка чабылачак. Шуларның 13 мең гектары - күпьеллык үләннәр.

Алдынгы районнар белән бергә, мал азыгы әзерләүдә артка калучылар да бар. Мисал өчен, Актаныш һәм Бөгелмәдә - 280 гектар, Баулыда - 410 гектар, Лениногорскита - 495 гектар, Менделлевскита - 550 гектар, Алабугада 580 гектар мәйдәнда гына күпьеллыклар чабылган.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев