Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Карамалы Елга авылына багышланган кичә үтте

- Безнең кечкенә дөньябыз - ул Карамалы Елга (Чалтаймас) авылы. Монда текә тау битеннән челтерәп аккан көмештәй саф чишмә суын эчкән, хәтфә чирәмендә тәгәрәп үскән, табигатенең матурлыгына хозурланучы, шуларның уңай йогынтысыннан бай рухлы, саф әхлакълы, камил акыллы булган авылдашларым яши. Бирегә туган авылын, газиз туфрагын, ата-ана нигезен изге санаган авылдашлар...

- Безнең кечкенә дөньябыз - ул Карамалы Елга (Чалтаймас) авылы. Монда текә тау битеннән челтерәп аккан көмештәй саф чишмә суын эчкән, хәтфә чирәмендә тәгәрәп үскән, табигатенең матурлыгына хозурланучы, шуларның уңай йогынтысыннан бай рухлы, саф әхлакълы, камил акыллы булган авылдашларым яши. Бирегә туган авылын, газиз туфрагын, ата-ана нигезен изге санаган авылдашлар гомерлеккә әйләнеп кайта...
Бу юллар, автор үзе әйтмешли, "кечкенә дөнья"сының ватанпәрвәре, күршеләрендәге Стәрлебаш кебек үк таркалып юкка чыгарга хөкем ителгән Чалтаймасны саклап калуда гына түгел, аңа чын исемен - "Карамалы Елга"ны кире кайтаруда, авылны алга таба үстерүдә, аның үзенчәлекле традицияләрен торгызуда башлап йөрүчеләнең берсе - Лена Шәфыйгуллина-Гыймаеваның ике ел элек туган авылы тарихы, аның кешеләренә багышлап язылган "Карамалы Елга - юл башым" китабыннан алынды.
Чынлыкта Карамалы Елгага икенче сулыш өрүгә - 1993 елдан бирле Сабан туйлары үткәрү, Ватан сугышында катнашучылар һәм һәлак булучылар рухына авыл уртасына һәйкәл кую, шәһәрдә һәм читтә яшәүчеләрне туган нигезләренә тарту, юллар салу, газ кертү һәм башка шундый күп кенә башлангычларның башында торса да, моның белән һаваланырга яратмый Туйкә авыл җирлеге Советы депутаты Лена Гыймаева. Тынгысыз җан әле менә узган атна азагында да якташларын шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена җыйды. Форсаты да бик саллы - җирле шагыйрь Арнис Абдуллин сүзләренә үзешчән композитор-башкаручы Сафуан Хәбиров көй язган "Чалтаймас" җырын тәкъдир итү.
Кичәне Лена Мөхтәр кызы ачты, якташларын аларны хөрмәт итеп килгән кунаклар, җыр авторлары белән таныштырды һәм сүзне Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллинга бирде.
-Бүген район бар өлкәдә зур күтәрелеш кичерә, - диде ул. - Бу мәдәниятыбыз үсешендә дә ачык чагыла. Яңарак кына күп гасырлык тарихыбызны үз эченә алган "Азнакай" китабы дөнья күрде, Казанда зурлап якташлар очрашуын уздырдык, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче азнакайлылар белән очраштык. Шуларның дәвамы буларак, бүген төбәгебез табигатенең иң гүзәл урынында урнашкан Карамалы Елга поселогы якташлары очрашуына җыелдык. Туган җирегезне онытмаганыгыз, зурлаганыгыз, аның белән горурланганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Авылыгыз кечкенә булса да, мәдәни яктан кайбер җирлекләргә үрнәк була аласыз - үзегезнең китабыгыз, хәзер инде җырыгыз да бар!
Очрашуда Карамалы Елга поселогы кергән Туйкә авыл җирлеге башлыгы Таһир Галиев, музей директоры Ирина Халикова, авторлар Арнис Абдуллин һәм Сафуан Хәбиров, тамашачылар чыгыш ясады.
Кичә Сафуан Хәбиров башкаруындагы "Чалтаймасым" җыры белән тәмамланды.
...Якташларның чираттагы очрашуы тәмам. Аның дәвамы булып күңелдә әле генә яңгыраган җыр юллары яңара:
Оҗмах бакчасының түре бит син,
Яши авыл, мәңге картаймас.
Яшьлек моңын көйгә сала-сала,
Чишмә җырын җырлый Чалтаймас...
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Карамалы Елга авылына багышланган кичә үтте