Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай “Татарстанның иң төзек торак пункты” конкурсында икенче урынны яулаган

Билгеле булганча, һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы уздырыла. Шушы көннәрдә 2013 елның нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә - Азнакай, халкы...

Билгеле булганча, һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы уздырыла.

Шушы көннәрдә 2013 елның нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә - Азнакай, халкы 1-15 мең булган торак пунктлары арасында Актүбә эшчеләр бистәсе икенче урынны алды.

Җиңү яулаган авыллар арасындагы беренче тугызлыкта районның Кәкре Елга авылы да бар. Бәйге комиссиясе, яшелләндерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, "МППБиО", "Актүбә торак-коммуналь сервисы" җәмгыятьләренә дә махсус дипломнар тиеш дип тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай “Татарстанның иң төзек торак пункты” конкурсында икенче урынны яулаган