Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай талантлары– башкала сәхнәсендә

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" Яшьләр Үзәге дәүләт оешмасы тарафыннан инде җиденче тапкыр оештырылучы "Дулкыннар" республика конкурсы быел мәшһүр композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллык юбилеена багышланды. Мәртәбәле бәйгедә районыбызның яшь талантлары да катнашты. Конкурсның "Нәфис сүз" номинациясендә район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре...

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" Яшьләр Үзәге дәүләт оешмасы тарафыннан инде җиденче тапкыр оештырылучы "Дулкыннар" республика конкурсы быел мәшһүр композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллык юбилеена багышланды. Мәртәбәле бәйгедә районыбызның яшь талантлары да катнашты. Конкурсның "Нәфис сүз" номинациясендә район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендәге "Тылсым" балалар иҗат төркеме әгъзалары Резеда Фатыйхова, Айгүзәл Мансурова, Зилә Зарипова якташ шагыйрәләребез Флера Гыйззәтуллинаның композиторга багышланган "Үлемсезлек" әсәрен башкарып икенче урынны яуладылар, Алмаз Салихов, Наилә Мусина Галия Сәетшинаның әсәрен укып, уңышлы чыгыш ясаган өчен махсус сертификатка ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев