Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – спорт сөючеләр шәһәре

Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак. Бәлки шуңадыр да, бүген яше дә карты да спортка тартыла, күп кенә ата-аналар ул-кызларын спорт түгәрәкләренә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша. Районыбызда спорт яхшы үсеш алганмы? Без бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов белән очрашып...

Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак.
Бәлки шуңадыр да, бүген яше дә карты да спортка тартыла, күп кенә ата-аналар ул-кызларын спорт түгәрәкләренә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша. Районыбызда спорт яхшы үсеш алганмы? Без бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов белән очрашып сөйләштек.
- Рәфис Фоатович, безнең шәһәрдә спортның нинди төрләре белән шөгыльләнәләр, нәтиҗәләр Сезне сөендерәме?
- Азнакайда егермегә якын спорт төре үсештә. Нәтиҗәдә балалар, үсмерләр һәм шәһәрдәшләр үзләрен кызыксындырган спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге ала, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта. Республика һәм ил күрсәткечләре белән чагыштырганда, без спорт яратучы халык дип, тулы хокук белән әйтергә була. Бүгенге көндә даими рәвештә 17 меңнән артык азнакайлы спорт белән шөгыльләнә. Бу район һәм шәһәр халкының 27,2 процентын тәшкил итә.
Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен шартлар да тудырылган. Бар уңайлыклары булган Боз сараебыз, бассейныбыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләребез, 11 хоккей клубы бар. Мәктәпләрдәге спорт залларына күпләр көнләшерлек.
Районда физкультура белән шөгыльләнүне арттыру буенча бик күп чаралар уздырыла. Яшьләр спартакиадасы, спорт фестивальләре, ишегалды бәйрәмнәре, "Милләтләр кроссы", "Россия чаңгы юллары" традицион рәвештә үткәрелә. Узган ял көннәрендә зур оешканлык белән Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, ТР Чемпионатының икенче этабы уздырылды. Анда исемнәре билгеле пилотлар чыгыш ясады.
- Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар спорттан читтә калмыймы?
- Безнең идарә мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән дә актив эш алып бара. Алар белән махсус тренерлар шөгыльләнә. Узган елда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнашында Тымытык һәм Азнакайда спартакиада, Республика Чемпионатларында чыгыш ясаучыларны сайлап алу максатыннан, спорт чаралары, шашка, шахмат, өстәл теннисы, дартс буенча район турнирлары уздырылды. Азнакай командасы төрле спорт ярышларында әледән-әле катнашып, призлы урыннар яулап килә. Мамадышта уздырылган инвалидлар ТР Чемпионатында катнашып, 19 команда арасында без 4нче булдык. Шәхси беренчелектә Регина Стрих, Олеся Халикова, Светлана Яруллина һәм башка спортчылар төрле урыннар алды. Түбән Кама шәһәрендә, Тукай районында узган Чемпионатларда да Азнакай командасы лаеклы чыгыш ясап, бүләкләргә лаек булды. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылучы чемпионат үзебезнең җирлектә дә уздырылды.
- Ветераннар хәрәкәте белән спортта эшләр ничек тора?
- Ветераннарыбызны да спортка җәлеп итәргә тырышабыз. Традицион рәвештә ветераннар арасында шашка, шахмат, бильярд буенча чаралар уздырылып тора. Спартакиадаларда да, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да теләп катнашалар. Ветеран-спортчыларыбыз әледән-әле волейбол, җиңел атлетика, гер спортында җиңеп, уңышлары белән сөендерә тора. Җәмил Шакиров, Мәннәф Хөҗҗәтов, Рәшит Тимбаков, Фәнис Тимбаков, Илдар Харисов һәм башкалар ТР һәм Россия Чемпионатларында зур җиңүләр яулаучылар.
- Азнакай спортчылары нинди спорт төрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә?
- Спорт мәктәпләрендә бүгенге көндә 1124 кеше спорт белән даими шөгыльләнә. Бигрәк тә хоккей, шорт-трек, милли көрәш, җиңел атлетика, чаңгы, гер күтәрү, авыр атлетика, стендка ату, армрестлинг спорты үсештә. Спортчыларны һөнәри яктан зур биеклекләргә күтәрүдә, балалар, үсмерләр һәм яшьләрне физик яктан әзерләүдә тренерлар һәм педагогларның эше гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек, дип ассызыклыйсым килә. Бүгенге көндә шәһәрдә бер "Татарстан Республикасының атказанган тренеры", алты "ТРның физкультура отличнигы", бер "Физик культураның атказанган хезмәткәре" эшли. Бер белгечебез "ТР спорты үсешенә керткән өлеш өчен", бер тренер "Балалар һәм яшүсмерләр туризмы үсешенә өлеш керткән өчен" почет билгесе белән бүләкләнгән. Бүген без тренерларыбыз Олег Лизунов ("Иң яхшы балалар тренеры-2012" республика конкурсында 3нче урын алучы), Илһам Сәлифов, Җәмил Шакиров, Светлана Гыйльфанова, Морат Галиев, Владимир Соколов, Фавәрис Ильясов һ.б.лар белән горурлана алабыз.
Идарә хезмәткәрләре спорт ярышлары үткәреп кенә калмый, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Җәй көннәрендә без Корбанов КФХга кышка азык әзерләштек, атна саен ДНД рейдларына чыгып, шәһәрдә тәртип сакларга булышабыз.
Газета укучыларына, атнасына 2-3 тапкыр 20 минут булса да, физик күнегүләр эшләүгә вакыт бүләргә киңәш итәм. Кәефегездәге, сәламәтлегегездәге үзгәрешләр үзләрен озак көттермәс.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай – спорт сөючеләр шәһәре