Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасында “Куркынычсызлык әлифбасы” брейн-рингы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Әлеге чарада 87 нче янгын часте инспекторы Равил Хөсенов һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Әлмәт территориаль идарәсенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгдәтуллина катнашты. Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр командалары зирәклектә, тапкырлыкта ярышып, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Балалар да уеннан читтә калмады. Алар "Янгын" биюен башкардылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен...

Әлеге чарада 87 нче янгын часте инспекторы Равил Хөсенов һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Әлмәт территориаль идарәсенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгдәтуллина катнашты.

Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр командалары зирәклектә, тапкырлыкта ярышып, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Балалар да уеннан читтә калмады. Алар "Янгын" биюен башкардылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Бакча хезмәткәрләре арасында хезмәт куркынычсызлыгы буенча рәсем конкурсы оештырылды.

- Мондый чаралар хезмәтне саклау проблемаларын ачыкларга ярдәм итә, - диде Равил Хөсәенов.

Альмира Сәгдәтуллина да әти-әниләр белән берлектә үткәрелгән мондый чараларның файдасын билгеләп узды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Элеонора Садриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев