Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәре яшь янгын сүндерүчеләре профилактик эш алып бара

Азнакай районында 22 яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы бар. Анда 339 укучы шөгыльләнә. Яшь янгын сүндерүчеләр МЧС хезмәткәрләренең ныклы ярдәмчесе. Алар мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып баралар. Эльвира Рафикова җитәкчелегендәге Азнакай шәһәре 4 нче лицей яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы иң активлардан санала. Һәр ел...

Азнакай районында 22 яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы бар. Анда 339 укучы шөгыльләнә. Яшь янгын сүндерүчеләр МЧС хезмәткәрләренең ныклы ярдәмчесе. Алар мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып баралар.

Эльвира Рафикова җитәкчелегендәге Азнакай шәһәре 4 нче лицей яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы иң активлардан санала. Һәр ел саен бишенче сыйныф укучылары хисабына дружина составы тулыланып тора. Апрель аенда "Иң яхшылар" отряды (җитәкчесе Х. Сабирова) беренче сыйныфлар арасында "Белмәмеш ничек янгын сүндерергә әзерләнде?" исеме астында спорт-аңлату чарасы уздырды. Анда алар үз остазлары: янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов һәм ВДПО инструкторы Раилә Зәкиеваны да чакырдылар.

Алар янгыннарның ни сәбәпле килеп чыгуы, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр, мультфильмнар күрсәттеләр. Белмәмеш дуслары - яшь янгын сүндерүчеләр белән бу темага төрле бәйге, уеннар да уздырды.

1А һәм 1Б классы укучылары җитезлектә һәм өлгерлектә көч сынаштылар, янгын куркынычсызлыгы буенча үз белемнәре, күнекмәләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары ике команданың да яхшы әзерләнүен билгеләп үтте, ахырда дуслык җиңде. Командаларга Почет грамоталары тапшырылды. Ә беренче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торсыннар өчен белешмәләр таратылды.

Янгын күзәтчелеге бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәре яшь янгын сүндерүчеләре профилактик эш алып бара