Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәр судында – яңа рәис

​​​​​​​Дүшәмбе көнне Азнакай шәһәр судында мөһим вакыйга булды: аның яңа рәисе итеп Илдар Ирек улы Шәрифуллин билгеләнде.

Чарада Татарстан Югары суды, суд департаменты идарәсе вәкилләре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, федераль һәм иҗтимагый судьялар, суд аппараты хезмәткәрләре, җирлегебезнең хокук сагы органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбаров әүвәл сүзне коллективны 6 ел җитәкләгән, шушы дәвердә аны республикада иң яхшы суд исемен алу дәрәҗәсенә җиткергән, аны халыкка ачык итүдә республикакүләм тәҗрибә базасына әйләндергән, үзе дә “Иң яхшы судья” исемен йөрткән, 27 ел судьялык стажына ия Йосыф Җәмил улы Сәхаповка тирән рәхмәтләрен җиткерүдән башлады. Коллегалары да аңа югары профессиональлеге белән олы үрнәк булуын ассызыклап, ихластан рәхмәтләрен белдерделәр. Коллективны һәм үзара хезмәттәшлек ведомстволары вәкилләрен яңа җитәкче белән таныштырып, башкала кунаклары, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аңа Азнакай шәһәр суды алган биеклекне саклап, тагын да уңышлар яулап, уңышлы һәм имин эшчәнлек теләделәр.

Илдар Шәрифуллин әлегә кадәр Ютазы районы 1 нче суд участогында иҗтимагый судья, аннары Ютазы район суды рәисе булып эшләгән. Җавап сүзендә ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдереп, аны акларга, судның бай тарихын, традицияләрен саклауда, азнакайлыларның хокукларын яклау һәм мәнфәгатьләрен кайгыртуда бар белемен, көчен куячагын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев