Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – үсеш юлында

Азнакай муниципаль районы үсеш-яңарыш юлында. Төбәгебезгә эшлекле визитлары вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та шуны ассызыклады. Соңгы елларда аеруча күзгә ташланган үзгәрешләрне генә барласак та, икътисади, социаль, инфраструктура үсешендә никадәр алгарыш, күпме...

Азнакай муниципаль районы үсеш-яңарыш юлында. Төбәгебезгә эшлекле визитлары вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та шуны ассызыклады. Соңгы елларда аеруча күзгә ташланган үзгәрешләрне генә барласак та, икътисади, социаль,
инфраструктура үсешендә никадәр алгарыш, күпме күңелле вакыйгалар кичерелгән, куанычлы хәбәрләр ирешелгән: авыл хуҗалыгы өлкәсендә республиканың иң алдынгы районнар бишлегенә керү; сәнәгать предприятиеләренең планнарны арттырып үтәве; Татарстан Дәүләт Советының күчмә утырышын, республикакүләм авыл хуҗалыгы, мәгариф, суд системасы семинарларын, спортның төрле төрләре буенча ярышлар, чемпионатларны Азнакайда үткәрү; Тарсус-Азнакай дуслыгының 15 еллыгын тантаналы билгеләп үтү; Белоруссиянең Ивье шәһәре белән эшлекле һәм дустанә элемтәләр урнаштыру, Канада һәм Мексика делегацияләрен кабул итү; шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә яңа юллар җәю, төзекләндерү, торак йортлар һәм социаль биналар, мәчет-мәдрәсә төзелешләре алып бару, медицина, мәгариф учреждениеләрен, мәдәни учакларны яңарту; мәдәният, спорт өлкәләрендә ирешкән зур уңышлар, республикада беренчеләрдән булып район үзәгендә тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә һәйкәл кую... Аларның барсын да санап бетерү өчен "Маяк" газетасының бер саны гына да җитмәс. Районны, шәһәрне яңарту-төзекләндерү, башка бихисап эшләрдә республика, "Татнефть" ААҖ, "Азнакайнефть" җитәкчелегенең дә саллы өлеше бар.
Җиңү мәйданы

Җиңү мәйданы 1970нче еллар башы

Сәнәгать

Азнакай илгә 475 миллионнан артык тонна кара алтын биргән "Азнакайнефть" идарәсе, 20 миллион метрдан артык тау токымы бораулап, нефтьчеләргә 13 меңгә якын скважина төзегән Азнакай бораулау предприятиесе, меңнәрчә скважиналарга капиталь ремонт үткәргән "Татнефть-АзнакайРемСервис" җәмгыяте, нефтьчеләргә елына 550 берәмлектән артык махсус техника һәм вагон-йортлар, республика өчен ФАП төзүче "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ белән лаеклы горурлана. "Азнакай киемнәре" җәмгыяте - "Татнефть", кече нефть компанияләре һәм төзелеш оешмалары өчен махсус киемнәр тегә. Өстәмә рәвештә - медицина персоналы, авыл хуҗалыгы һәм гомуми туклану предприятиесе эшчеләрен дә киемнәр белән тәэмин итә.

Авыл хуҗалыгы

Узган ел Азнакай район аграрийлары өчен уңышлы ел булды. Урып-җыю һәм үстерелгән уңыш нәтиҗәләре буенча район республика алдынгылары бишлегенә керде. 122 мең тонна бөртеклеләр җыйналып, гектарыннан 28 центнер уңыш алынды. Терлекләрнең баш санын арттыру, ит, сөт җитештерүдә күрсәткечләр шактый яхшырды. Фермерлар, шәхси-ярдәмчел хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтелә.
Агымдагы ел азагына терлекләрнең баш санын 10, сөт җитештерүне - 5, ит җитештерүне - 3% ка арттыру бурычы тора. Үз район элеваторыбызны булдыру, йөзгә якын эш урыны булдырачак мега-ферма төзү - көн таләбендәге мәсьәләләр.

Азнакай муниципаль районы республика, нефтьчеләр ярдәмен һәрдаим тоеп яши.

Мәгариф

Бүген Азнакай районында 55 мәктәпкәчә яшьтәге, 54 гомумбелем, 2 коррекция, 3 өстәмә, бер башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе бар.
Мәгариф өлкәсенә район һәм республика җитәкчелегенең игътибары зур. Узган ел Бүләк, Буралы, Таллы Бүләк авылларында балалар бакчалары ачылды. Республика программасы буенча 3 мәктәп, Балалар иҗаты үзәге капиталь ремонтланды, район бюджетыннан 600 мең сумлык спорт җиһазлары сатып алынды. Шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы һәм 350 укучыга исәпләнгән мәктәп комплексы төзелеп бетеп килә. Ул бассейнлы, заманча җиһазландырылган, зур үсеш алган инфраструктуралы комплекс булачак.

Мәдәният
Азнакай районы талантларга бай як дип юкка әйтмиләр. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхет", "Фантазия", "Һәй, егетләр!" ансамбльләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән халыкара конкурслар лауреатлары булды.
Җитмеш еллык тарихка ия Азнакай халык театры берничә тапкыр республика смотрында җиңеп чыкты. Узган ел ул "Идел-йорт" республика фестивалендә гран-при яулап, микроавтобус белән бүләкләнде.

Азнакай авылының беренче мәдәният йорты. 1958 ел

Сәламәтлек

Бүгенге көндә үзәк сырхауханә 10 махсус бүлекләрдән торган 340 урынлы стационары, поликлиника хезмәте булган күппрофильле дәвалау-диагностика учреждениесе. Россия Президенты тарафыннан да зур кызыксыну уяткан "Нефтемаш" заводында эшләнүче модульле фельшер-акушерлык пунктлары, күчмә стоматологик кабинетлар шулай ук республикада зур яңалык буларак иң элек Азнакайда кулланыш тапты. 2012 елда шундый ФАПлар Митрәй, Банки Сукаеш авылларында ачылды. Авыллардагы 8 медпунктны ремонтлауга республика бюджетыннан 800 мең сум, тагын бишесе өчен район бюджетыннан 761 мең сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук республика ярдәме белән Тымытык һәм Вахитов амбулаторияләренә капиталь ремонт ясалды.

Эшмәкәрлек

Азнакай районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Эшмәкәрлек район бюджетын тулыландыруда (барлык керемнең 17,4 %), халыкны эш белән тәэмин итүдә, җитештерү товарлары ассортиментын арттыруда, базар икътисадын формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә районда 253 икътисади актив кече предприятиеләр, 1600 шәхси эшмәкәр, 227 крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. Соңгы елларда шәхси-ярдәмче хуҗалыклар да зур үсеш алды. "Гаилә фермасы", "Лизинг-Грант", "50*50" һәм башка федераль, республика программалары уңышлы эшләп килә. Узган ел "Азнакай курчаклары" халык кәсебе йорты ачылды. Биредәге иҗат төркеме Казанда узачак җәйге Универсиадага сувенирлар да әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай – үсеш юлында