Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сәүдә-күңел ачу үзәкләренең янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары, шәһәребездәге сәүдә-күңел ачу үзәкләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды. Анда халык күпләп йөри торган объектларның янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Кемеровода булган фаҗига безне тагын бер кат көтелмәгән хәлләргә әзер булырга, саклык чараларын алдан күрергә чакыра. - Ил белән Кемерово халкының тирән...

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары, шәһәребездәге сәүдә-күңел ачу үзәкләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды.

Анда халык күпләп йөри торган объектларның янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Кемеровода булган фаҗига безне тагын бер кат көтелмәгән хәлләргә әзер булырга, саклык чараларын алдан күрергә чакыра.

- Ил белән Кемерово халкының тирән кайгысын уртаклашабыз. Күпме кешенең гомере өзелгән. Мондый салкын караш булырга тиеш түгел сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, - диде Марсель Шәйдуллин.

Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге буенча бүлекчә начальнигы Булат Шәйхетдинов өйрәнүләр вакытында кайбер сәүдә объектларында эшләүче хезмәткәрләрнең югалып калуы турында белдерде.

Шулай ук халыкның да мондый өйрәнүләр вакытында эвакуациягә җитди карамавы хакында автовокзалның билет сату кассасы администраторы Альбина Мортазина әйтте.

Марсель Шәйдуллин халыкны эвакуацияләү буенча өйрәнүләрне арттыру, сәүдә үзәге җитәкчеләренә персонал белән бу юнәлештә ныклы эш алып бару, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү бурычын куйды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сәүдәкүңел ачу үзәкләренең янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде