Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сабыйлары ил тарихын өйрәнә

Без балаларда кечкенәдән туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Алар халкыбызның үткәнен белеп үссен өчен сәяхәтләр оештырабыз. Күптән түгел туган якны өйрәнү музеена бардык. Биредәге экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Музей хезмәктәрләре борынгы чорда татар халкының ничек көн күргәнен, нинди кул эшләре белән шөгыльләнгәнен аңлатты. Чигүле сөлгеләр, авыл миче, җиз самовар,...

Без балаларда кечкенәдән туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Алар халкыбызның үткәнен белеп үссен өчен сәяхәтләр оештырабыз.

Күптән түгел туган якны өйрәнү музеена бардык. Биредәге экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Музей хезмәктәрләре борынгы чорда татар халкының ничек көн күргәнен, нинди кул эшләре белән шөгыльләнгәнен аңлатты. Чигүле сөлгеләр, авыл миче, җиз самовар, кисәү агачлары, сиртмәле бишек - барысын да кызыксынып карады балалар.

Ә Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициядә алар яу кырыннан кайткан каскалар, автоматлар, фронттан язылган хатлар, медальләр белән таныштылар. Бүгенге буын ул дәһшәтле чорлардан ерагая бара. Әмма дәү әбиләре һәм бабайлары бүгенге матур, тыныч тормышны ничек яулап алуларын алар белеп үсәргә тиеш.

Фәйрүзә Хафизова,

16 нчы "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сабыйлары ил тарихын өйрәнә