Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Сабан туенда кыр батырларына да, көрәш батырына да автомобиль бүләк иттеләр

Быелгы Сабан туен азнакайлылар матур хезмәт уңышлары, күтәренке кәеф белән каршы алды. Язгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакытта тәмамлап, район республикада беренче бишлеккә керде. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча исә ул беренче урында тора. Районда бүгенге көндә 4 инвестор, 6 мөстәкыйль хуҗалык, 20 гаилә фермасы һәм бик күп крестьян-фермер хуҗалыклары...

Быелгы Сабан туен азнакайлылар матур хезмәт уңышлары, күтәренке кәеф белән каршы алды.
Язгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакытта тәмамлап, район республикада беренче бишлеккә керде. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча исә ул беренче урында тора.

Районда бүгенге көндә 4 инвестор, 6 мөстәкыйль хуҗалык, 20 гаилә фермасы һәм бик күп крестьян-фермер хуҗалыклары бар.
Терлекчелек буенча да, көненә 106 тонна сөт җитештереп, Азнакай районы республикада беренче унлыкта бара.
Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып сабан батырлары, алдынгы авыл хезмәтчәннәре керде.
Аларны данлыклы нефтьчеләребез колоннасы алыштырды. Быел Татарстан нефтенең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Районыбыз үсешен алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмый халкыбыз. Чит ил сәхнәләрендә танылу тапкан балалар иҗат коллективларын да зур алкышлар белән сәламләде мәйдан.
Бизәлгән тарантаслы пар атта быел йөзенче пар булып теркәлгән Алина һәм Данил Нигъмәтовлар үтте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны яңа гаилә тормышы башлану белән котлап, бүләк тапшырды.
Менә Татарстан гимны астында Сабантуй әләме күтәрелә. Күңелләрне якты кояш, җылы җил иркәли. Көне дә мәрхәмәтле булды халыкка.
Марсель Зөфәр улы Сабантуйны ачып, ирешелгән уңышлар хакында сөйләде, барлык башлангычларда ярдәмнәре өчен республикабыз Президентына, хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
- Азнакайда тырыш, уңган, булган халык яши. Аның якты киләчәге бар. Сабан туе игелекле гамәлләргә рухландырсын, күңелле мизгелләр бүләк итсен! - дип изге теләкләрен юллады.
Азнакайлыларны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов сәламләде. Ул авыл хуҗалыгында хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Универсиадага әзерлектә ярдәмнәре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде.
- Азнакай җырларда җырлана, бүгенгесе матур, алга таба да шулай тырышып эшләргә язсын, - диде һәм Марсель Зөфәр улына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Милли бәйрәмебезгә ерак араларны якын итеп Төркиянең Тарсус шәһәреннән һәм Белоруссия Республикасының Гродненский өлкәсе Ивье районынан да кунаклар килгән. Тарсуслылар белән дуслык уналтынчы елын дәвам итсә, беларуслар белән хезмәттәшлеккә әле икенче генә ел. Әмма шушы кыска вакыт эчендә дә ике район арасында икътисади һәм сәнгать өлкәсендә ныклы элемтә салынган. Ивье районы халык депутатлары Советы рәисе Феликс Воронюк 15 июньдә үзләрендә шәһәр көне уздырылачагын һәм анда Сабантуй элементларын да кертәчәкләрен әйтте, азнакайлыларны кунакка дәште. Ул шулай ук районыбыз җирләренең төзек-тәртиптә булуына, чисталыгына соклануын белдерде.

Сабантуйда уңганнарның уңганнары бүләкләнде, ярышларга йомгак ясалды. Иң алдынгы хуҗалык җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, механизаторларны, терлекчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары Р.Зарипов, Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе М.Усманов тәбрикләде. «Иң яхшы авыл җирлеге» бәйгесендә беренче урынны яулаган Кәкре-Елга авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов, мөстәкыйль хуҗалыклар арасында биш айлык нәтиҗәләр буенча беренчелекне алган Фәнүс Кәримов, инвесторлар арасында - «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Мөслимов, намуслы тырыш хезмәте өчен озак еллар «Марс» хуҗалыгын җитәкләгән Хәбиб Баяновка «ВАЗ» автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
- Хезмәтебезне шулай югары бәяләүләренә шатмын. Бу безне яңа җиңүләргә рухландыра, - ди Ф.Кәримов.
Елдан-ел милли бәйрәмебез яңа төсмерләр белән байый, күңеллерәк, эчтәлеклерәк була бара. Мәйдан уртасында кем спортта, кем уенда, кем җыр-биюдә көч сынашты.
Актүбәдән Айнур Гатауллин, 14 яшь кенә булса да, герне күккә мамыктай гына чөя.
- 81 тапкыр күтәргәнем дә булды. Спорт белән күптәннән шөгыльләнәм, - ди ул.
Быел да әлеге ярышта дөнья чемпионы Җәмил Шакировка тиңнәр табылмады. Кул көрәшендә Таллы Бүләктән Заһир Асибаков җиңде.
Балаларга да, өлкәннәргә дә уеннар җитәрлек иде.
-Халыкка шартлар әйбәт: алан чиста, җәүлеләр өчен сукмаклар салынган, бәдрәфләр урнаштырылган, балалар өчен аттракционнар эшли.
Өлкән яшьтәге Зәйтүнә һәм Фәндәс Имаметдиновлар әнә шулай ихластан бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Сәүдә предприятиеләре өчен һәр бәйрәм - тынгысыз эш көне.
- Барлык төр продукцияне алып чыктык, сатып кына өлгер! Шашлыгын да, камыр ашларын да, суларны да чират торып алып бетерделәр, - ди район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Айсылу Шәрипова.
Танылган эстрада артистлары һәм районыбыз сәхнә йолдызлары Сабантуйга чын бәйрәм рухы өстәде.
Ат чабышларыннан башка Сабантуйның яме булмас иде. Быел трибуналар да яңартылган. Тамашачы чабышкылардан күзен алмый, көч-куәт бирә, халык гөж килә. Беренчелекне юртаклар арасында - Актүбә ат-спорт мәктәбеннән Барс (җайдак - Андрей Ярчевский), чиста токымлы чабышкылардан - Таллы Бүләк АХҖК нан Апуш (җайдак - Владимир Симонов) ярым токымлы чабышкылардан - Марсель Хөсәиновның Пальмира (җайдак - Руслан Вазиев), җирле чабышкылардан Вахитов авыл җирлегеннән Майда (җайдак - Тимур Әхмәтов) алды.
Ә бәйрәмнең йөзек кашы - милли көрәштә быел абсолют батыр булып «Татнефть-АзнакайРемСервис» ҖЧҖ нән Илгиз Әзһәмов калды һәм җиңел машина, һәм әлбәттә инде тәкә белән бүләкләнде.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев