Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай рәссамы Дамир Хафизов «Арт-Сабантуй 2014» бәйгесендә катнаша

20 февральдән 22 мартка кадәр Әлмәт шәһәрендә «Арт-Сабантуй 2014» рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесе уза. Анималистик һәм көнкүреш жанрларында башкарылган рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесендә якташыбыз - Азнакай рәссамы Дамир Хафизов та катнаша. Ул Лениногорск педагогия көллиятенең сәнгать-графика бүлеген, ТДГПУның география факультетын тәмамлаган. Татарстан Республикасы рәссамнар Союзы әгъзасы булып тора; шәһәр, төбәк,...

20 февральдән 22 мартка кадәр Әлмәт шәһәрендә «Арт-Сабантуй 2014» рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесе уза.

Анималистик һәм көнкүреш жанрларында башкарылган рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесендә якташыбыз - Азнакай рәссамы Дамир Хафизов та катнаша. Ул Лениногорск педагогия көллиятенең сәнгать-графика бүлеген, ТДГПУның география факультетын тәмамлаган. Татарстан Республикасы рәссамнар Союзы әгъзасы булып тора; шәһәр, төбәк, республика күргәзмәләрендә катнаша.

«Арт-Сабантуй 2013» проекты күчмә бәйге-күргәзмәдә катнашучылар һәм тамашачының игътибарын тиз яулады: бер ай дәвамында күргәзмә белән 10 000 нән артык кеше танышты. Шул сәбәпле «Арт-Сабантуй 2014» проектын «Кеше тормышында ат» һәм «Балачак дөньясы» темалары буенча бәйге рәвешендә дәвам итү турында карар кабул ителде.

Иң яхшы сәнгать әсәрләре Әлмәт шәһәре учрежденияләрендә урнашкан күчмә күргәзмәдә һәм http://www.art-sabantuy.ru/gallery/index сайтында урын алган. Азнакай рәссамы Дамир Хафизовның эше 12 саны белән бирелгән һәм "Печән өсте тәмамлана" (Завершение сенокоса) дип атала.

Бәйгенең җиңүчесе сайтта тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк.

+ тамгасы яисә "миңа ошый" (мне нравится) дигән язуга басып, якташыбыз өчен тавыш бирик!

Тавыш бирү 21 мартта тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай рәссамы Дамир Хафизов «АртСабантуй 2014» бәйгесендә катнаша