Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Россия көнен бәйрәм итте

12 июнь - Россия көнен азнакайлылар быел да тантаналы һәм истәлекле бәйрәм итте. Районыбыз яшьләре, Яшьләр үзәге белгечләре аны әнә шундый итү өчен бар тырышлыкларын куйды. Татарстан мәйданын бу көнне зур җанлылык биләп алды. Туган ил, гаилә, балачак турында, Россияне данлаган җырлар шәһәребез урамнарына агылды. Бәйрәмне алып баручылар туган илебез...

12 июнь - Россия көнен азнакайлылар быел да тантаналы һәм истәлекле бәйрәм итте. Районыбыз яшьләре, Яшьләр үзәге белгечләре аны әнә шундый итү өчен бар тырышлыкларын куйды.

Татарстан мәйданын бу көнне зур җанлылык биләп алды. Туган ил, гаилә, балачак турында, Россияне данлаган җырлар шәһәребез урамнарына агылды. Бәйрәмне алып баручылар туган илебез турында кызыклы һәм эчтәлекле тарихи мәгълүматлар җиткерде. Шунда ук балалар өчен уеннар, бәйгеләр барды. "Яшь гвардия" активистлары яшьләр белән дә анкеталар үткәрде, бәйгеләр оештырдылар. Россия көненә багышлап эшләнгән буклетларны да һәркем истәлеккә алып калырга ашыкты. "Мин Россияне яратам!" асфальтта рәсем конкурсы кемне генә битараф калдырды икән?! Балаларның илебез гербы һәм флагы чагылган иҗат эшләренә җан җылысы, патриотик хисләр салынган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Россия көнен бәйрәм итте