Азнакай редакциясе почтасыннан
Кайчагында балачак иленә кайтып, бергә уйнаган иптәшләрне, тәрбиячеләрне күрәсе килә. Кайчандыр балаларыбыз йөргән 16 нчы "Әкият" бакчасы безне кочак җәеп каршы алды. Тәрбичебез Зөлфия Сафиуллина бик матур концерт әзерләгән иде. Педагоглар канат куеп очырган, инде бишенче сыйныфта укучы балаларга җылы теләкләрен әйттеләр. Араларында шундый сәләтлеләре бар! Мәсәлән, "Йолдызлык" фестивалендә җиңгән...
Кайчагында балачак иленә кайтып, бергә уйнаган иптәшләрне, тәрбиячеләрне күрәсе килә. Кайчандыр балаларыбыз йөргән 16 нчы "Әкият" бакчасы безне кочак җәеп каршы алды. Тәрбичебез Зөлфия Сафиуллина бик матур концерт әзерләгән иде. Педагоглар канат куеп очырган, инде бишенче сыйныфта укучы балаларга җылы теләкләрен әйттеләр. Араларында шундый сәләтлеләре бар! Мәсәлән, "Йолдызлык" фестивалендә җиңгән Чулпан һәм Тимерхан җырлап, Булат пианинода, Ильяс баянда уйнап, Азамат сәнгатьтле итеп шигырь сөйләп таң калдырды. Аннан соң бергәләп чәй табыны артында балачак шуклыкларын искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар, бергәләп фотога төштеләр.
Балаларыбызның шат йөзләрен, очкынлы күләрен күреп, без, ата-аналар, бакча елларының эзсез узмаганына төшендек. Мондый очрашулар традициягә әверелсен иде дигән теләктә саубуллаштык.
Гүзәлия ХАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев