Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Илбәк авылы икенче сулышы белән яши

Заманында әлеге җирлектә хуҗалык иткән, үзенең агросәнәгать үсеше, яңа төзелешләре белән дан тоткан "Янтарь" совхозы таркалганнан соң берара торгынлыкка дучар ителгән Илбәк авылы бүген үзенең икенче сулышын ала, икътисади һәм социаль тотрыклылыкка йөз тота. Моның шулай икәнлеге җирлек башлыгы Мөнирә Абдулвәлиеваның еллык хисап чыгышында да ачык чагылыш тапты. Үзенең 260...

Заманында әлеге җирлектә хуҗалык иткән, үзенең агросәнәгать үсеше, яңа төзелешләре белән дан тоткан "Янтарь" совхозы таркалганнан соң берара торгынлыкка дучар ителгән Илбәк авылы бүген үзенең икенче сулышын ала, икътисади һәм социаль тотрыклылыкка йөз тота.

Моның шулай икәнлеге җирлек башлыгы Мөнирә Абдулвәлиеваның еллык хисап чыгышында да ачык чагылыш тапты.


Үзенең 260 еллык данлы тарихы булган Илбәк авылы Азнакай муниципаль район биләмәсендәге иң борынгы торак пунктларның берсе. Үз чорында монда яшәүчеләр хәтта якын-тирәдәге берничә яңа авылга да нигез салган. ХIX гасыр азакларында биредә көнчыгышны өйрәнүче танылган галим, мөгаллим, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдин яшәгән һәм иҗат иткән. Илбәк үзенең батыр улы - Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиев белән дә данлыклы.


Җирлек биләмәсенә кергән Илбәк, Тархан, Ирекле авыллары, Тырыш поселогындагы 218 хуҗалыкта бүген 421 кеше яши. Аларның 184е - эшче-хезмәткәр, 80е - пенсионер (араларында 13 тыл ветераны), 43е - кечкенә балалар һәм мәктәп укучылары. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр 52 баш савым сыер, шактый гына сарык, кәҗә асрый, кош-корт тота.


Авыл җирлеге башкарма комитеты, бүген 5 балага белем бирүче башлангыч мәктәп, 8 баланы тәрбияләүче "Чулпан" балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, мәктәп яны музее, мәктәп укучылары һәм зурлар өчен спорт залы - барысы да Илбәк авылындагы социаль-мәдәни үзәк бинасыннан урын алган.


Үзенең чыгышында Мөнирә Абдулвәлиева бер ел эчендә җирлекнең социаль халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән төп эшләр, шул исәптән бюджетны тулыландыру, аны файдалану, авылларга илтүче, торак пунктлар эчендәге юлларны төзекләндерү һәм карап тоту, урамнарга электр яктырткычлары кую, халыкны эчәр су белән тәэмин итү, чишмәләрне карап тоту, каты көнкүреш калдыклары полигонын ихаталап алу, анда чүп чыгаруны оештыру, янгын куркынычсызлыгы булдыруның беренчел чараларын күрү һәм башкалар буенча җентекле хисап тотты.


Илбәк җирлеге башкарма комитеты үз биләмәсендә агрохуҗалык эшчәнлеге алып баручы "Азнакай" агрофирмасының 1 нче ХПКсы белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә аның 20 кешесе эшли. Бүлекчәнең 350 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 120 савым сыеры бар. Узган ел комплекс бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27 центнер уңыш җыеп алган. Пай җирләрен арендалаган өчен 73 кешегә 2 шәр центнер исәбеннән арпа, 1 әр капчык он тараткан.


Азнакай муниципаль районының 2013 елдагы социаль-икътисади эшчәнлеге белән җыелышта катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


Фикер алышуларда җирлек эшчәнлеге буенча башлыча уңай фикерләр генә әйтелде. Нефтьчеләрнең авыл чишмәләрен даими карамаулары турында бер ханым дәгъва белдерде. Моңа карата авылның өлкән яшьтәге хөрмәтле кешесе Рәсимә апа Мөхәммәдъярова әйткән сүзләр күңелдә аеруча уелып калды.


- Чишмәләр үзебезнеке, - диде ул. - Гасырлар буена илбәклеләр өчен алар төп яшәү чыганагы булып саналган. Шуңа да халык үзе изгеләштергән урынны кадерләп, карап тоткан. Бүген аларны кемнеңдер килеп төзекләндерүен көтеп яту мәңгелеккә күчкән әти-әниләребез, борынгы әби-бабаларыбыз рухын кадерсезләүгә тиң түгелме?


Ветеранның күңелне тетрәндерерлек зирәк фикеренә каршы сүз әйтүче булмады...


Наил АБДУЛЛИН

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының Илбәк авылы икенче сулышы белән яши