Азнакай районының җәмгыяви судьясы итеп Эльмира Сәлахова сайланды
2013 елның 21 ноябрендә чыккан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә Сәлахова Эльмира Миннефрәт кызы Азнакай суд районының 3 нче суд участогы буенча җәмгыяви судья итеп сайланды. Ул 1969 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1986-2005 елларда Баулы шәһәр судында төрле урыннарда эшли. 2005 елда шул ук судның федераль судья ярдәмчесе итеп...
2013 елның 21 ноябрендә чыккан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә Сәлахова Эльмира Миннефрәт кызы Азнакай суд районының 3 нче суд участогы буенча җәмгыяви судья итеп сайланды.
Ул 1969 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1986-2005 елларда Баулы шәһәр судында төрле урыннарда эшли. 2005 елда шул ук судның федераль судья ярдәмчесе итеп билгеләнә. 2012 елның сентябрендә судья вазифасына квалификацион имтихан тапшыра.
Юриспруденция белгечлеге буенча югары белемле. Юридик һөнәре буенча 26 ел эш стажы бар. Квалификация разряды - 3 нче класслы юстиция советнигы. Ике баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев