Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының авыл халкы узара салым җыю буенча референдумнарга әзерләнә

Мәгълүм булганча, 29 июнь көнне барлык авыл җирлекләрендә узара салым җыю буенча референдумнар үткәрелә. Халыктан әлеге салым җыюга мөнәсәбәтләре белән кызыксынып, районыбыз авылларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый фикерләр ишеттек: Альбина Мөхәррәмова, Кәкре Елга авылы, бюджет өлкәсе хезмәткәре: - Тарихка күз салсак, борын-борыннан авыл җыеннары үткәреп, шул җирлекнең яшәеш...

Мәгълүм булганча, 29 июнь көнне барлык авыл җирлекләрендә узара салым җыю буенча референдумнар үткәрелә. Халыктан әлеге салым җыюга мөнәсәбәтләре белән кызыксынып, районыбыз авылларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый фикерләр ишеттек:

Альбина Мөхәррәмова, Кәкре Елга авылы, бюджет өлкәсе хезмәткәре:

- Тарихка күз салсак, борын-борыннан авыл җыеннары үткәреп, шул җирлекнең яшәеш мәсьәләләренә кагылышлы проблемаларны әби-бабайларыбыз бергәләп хәл иткән. Аның кабаттан яңаруы бик яхшы. Үз ихатаңда да бит әле генә берсен төзеп куясың, инде икенчесе искереп килә, шулай итеп, хуҗа туктаусыз хәрәкәттә, һәр елны ниндидер зур эш планлаштырып яши. Авылда да суы да, юллары да - һәммәсе үзебез өчен кирәк. 200 тәңкә зур акча мени инде ул хәзер. Ил төкерсә - күл була дигәндәй, аңа хөкүмәттән дә өстәлгәч, әкренләп шулай авылны яшәтү, матурлау, төзекләндерү дәвам итсә, ул таркалмас та, юкка да чыкмас.

Нәсимә Хөснетдинова, Мәнәвез авылы:

- Без, авылда яшәүчеләр белән бу хакта сөйләшкәндә башта салым суммасын 350 итсәк дип фикерләшеп, урамыбыз белән аңа риза идек. Хәзер ул район күләмендә һәркемнән 200 сум итеп билгеләнгән дип ишеттек. Авылның социаль үсеше өчен ничә сум билгеләнсә дә акча җәл түгел, елга бер генә җыела торган салым бит ул. Машинада йөргәндә юлның тигез булуын яратабыз. Суга да кытлык булмасын. Хәер, нигә генә тотылса да, үзебезнең яшәеш өчен.

Зөлхәбирә Миңнегалиева, Чубар Абдул авылы пенсионеры:

- Безнең аскы урамның юлы начар. Авылда су кертү эшләре дә бара. Һәр кешедән җыелган 200 сум гына бик аз булыр иде, дәүләттән дә өстәлгәч әйбәт инде. Авылны матур да, чиста да итеп күрәсе килә. Аллага шөкер, пенсия алып торабыз, тормышлар бер дә начар түгел.

Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев