Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Актүбә бистәсе “Яшел Россия” акциясенә кушылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады. Өмә иске Актүбәдәге Ямашка елгасының үзәнен чистартудан башланып китте. Оешма-предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре ярдәмендә баредән генә дә ике машина чүп чыгарылды. Бөтенроссия чарасыннан укучылар да читтә калмады: барлык мәктәпләрдә дә экологик дәресләр үткәрелде, укучылар агачлар утыртуда да...

Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады.

Өмә иске Актүбәдәге Ямашка елгасының үзәнен чистартудан башланып китте. Оешма-предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре ярдәмендә баредән генә дә ике машина чүп чыгарылды.

Бөтенроссия чарасыннан укучылар да читтә калмады: барлык мәктәпләрдә дә экологик дәресләр үткәрелде, укучылар агачлар утыртуда да актив катнашты. Бу вакытта паркта уеннар, спорт ярышлары гөрләде.

- Үзебез яшәгән тирәлекнең чисталыгын саклау, матур итү барыбызның да уртак бурычы. Шунысы куандыра, бистәбездә оештырылучы өмәләрдә һәр кеше - олымы ул, кечеме - актив катнаша, - ди Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева.

Чистарыну өмәләреннән соң биредә яшәүчеләр Комаров, Комсомол, Губкин урамнарын берләштергән ишегалды бәйрәменә җыелды. Биредә яшәүчеләрне сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов актүбәлеләргә изге теләкләрен юлладылар.

Әлеге ишегалдына кергән 9 күпфатирлы йортта агымдагы елда төзекләндерү эшләре барган, яңа тротуарлар салынган.

Гадәттәгечә, бу көнне җәмгыять тормышында актив катнашучыларга, бистә язмышына, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына битараф булмаучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Киләчәк буын өчен һәм яшеллекне арттыру максатыннан, җитәкчеләр һәм биредә яшәүчеләр миләш агачлары утырттылар.

Әбиләр чуагы вакытын сүрәтләгән концерт программасы да күңелле оештырылган иде. Мәдәният йорты артистлары, бию коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе үзләрнең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Фоторепортаж Г.А.Шакирзяновой.

Пресс-служба Азнакаевского районнного Совета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев