Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районыннан Әлфия Шәйдуллина классташлары белән горурлана

Вакыт үткән саен, күңел сандыгын ачып, мәктәп елларын барлыйсың, сагынып искә аласың. Минем дә Чалпы урта мәктәбендә белем алган классташларым гел күңелдә. Алар барысы да шуклар, җитезләр, тырышлар. Берәүгә уку җиңел бирелсә, икенчегә - спорт, өченчебез җыр-биюгә оста иде. Арабызда аеруча Рәфия Зәкиева аерылып торды. Уку алдынгысы, классның отряд советы...

Вакыт үткән саен, күңел сандыгын ачып, мәктәп елларын барлыйсың, сагынып искә аласың. Минем дә Чалпы урта мәктәбендә белем алган классташларым гел күңелдә. Алар барысы да шуклар, җитезләр, тырышлар. Берәүгә уку җиңел бирелсә, икенчегә - спорт, өченчебез җыр-биюгә оста иде. Арабызда аеруча Рәфия Зәкиева аерылып торды. Уку алдынгысы, классның отряд советы рәисе, комсомол оешмасы секретаре булуы өстенә үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашты. Күп фәннәрдән олимпиадаларда көчен сынады. Мәктәптәге, класстагы барлык чараларны башлап оештырып йөрде.

Мин яшьли әнине югалтып, ятимлек ачысы татып, әби белән үскән бала. Аларның гаиләсендә үземә җылы таптым. Әнисе Гөлсинә апа үз кызыдай якын итте. Ул чорда бу минем өчен бик кирәк иде.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәфиябез педагогия институтына юл тотты һәм үзе белем алган мәктәпкә эшкә кайтты. Биредә физика, математика укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты.

Тормыш иптәше Салават белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары да әниләре үрнәгендә гел "бишле"гә генә укыды. Азнакай сәнгать мәктәбенең фортепиано классын тәмамладылар. Өчесе дә югары белемле.

Менә шундый ул минем классташым Рәфия! Үз көчеңә ышанып, һаман шулай алга атларга язсын аңа!

Әлфия Шәйдуллина, Актүбә коррекция мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районыннан Әлфия Шәйдуллина классташлары белән горурлана