Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында күпфункцияле мәдәни үзәкләр саны арта

Республикада районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше проекты тормышка ашырыла. Бу проектта авыл китапханәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча "Бердәм Россия" партиясе дә катнаша. Проектның максаты - китапханәләрне модернизацияләү һәм урыннарда социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр буларак үстерү. Безнең районда да әлеге проект буенча 2011 елда Благодатное, узган ел Сарлыда мондый үзәкләр...

Республикада районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше проекты тормышка ашырыла. Бу проектта авыл китапханәләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча "Бердәм Россия" партиясе дә катнаша.

Проектның максаты - китапханәләрне модернизацияләү һәм урыннарда социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр буларак үстерү. Безнең районда да әлеге проект буенча 2011 елда Благодатное, узган ел Сарлыда мондый үзәкләр файдалануга тапшырылды. Август урталарында Мәндәй авылы халкын да шундый шатлыклы вакыйга көтә. Әлеге үзәкләрнең эшчәнлеге белән кызыксынып, без сораштыру үткәрдек.

Галия Бахтиозина, Благодатное күпфункцияле мәдәни үзәк директоры:
- Үзәк төзелгәч, авыл халкына буш вакытын файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр туды. Мәдәният йортында рәсем, йога түгәрәкләре, өлкәннәрнең "Рябинушка", балаларның "Эдельвейс", "Солнышко" җыр һәм бию ансамбльләре эшли. Бию түгәрәгенә тагын ун нәни бала йөри башлады.

Ир-егетләр бильярд, теннис уйный. Барлык бәйрәмнәрне күңелле итеп уздырабыз. Үзәктә район җитәкчелеге белән очрашулар да уза, анда халык үзен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә. Әле менә 30 июльдә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге халыкның гозер-сорауларын тыңлады.

Җитәкчеләр урамнарга яктырткычлар урнаштырырга, чүп җыюны оештырырга вәгъдә бирделәр. Интернет белән тәэмин итүне "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз өстенә алды. Шулай ук юл һәм күпер мәсьәләсен дә уңай хәл итәргә ышандырдылар.


Илмира Шәрипова, Сарлы авылы китапханәсе мөдире:
- Элек китапханә иске бинада иде. Күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгәч, ул китапханәне, мәдәният йортын һәм авыл Советын берләштерде. Бәйрәмнәр, истәлекле даталарны билгеләп үткәндә мәдәният йорты янда булу файдалы. Китапханәбездә 7500 китап бар. Безнең авыл халкы китап ярата. Газета-журналлар укырга да киләләр. Мәдәният йорты көн дә эшли, бер генә бәйрәмне дә үткәрми калмыйбыз.


Нияз Фәтхетдинов, Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы:
- Мәндәйдә төзелеш эшләрен Зиннур Шәвәлиев җитәкчелегендәге оешма башкара. Биредә мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урын алачак. Моңа кадәр алар тауда элекке мәктәп бинасында урнашкан иде, хәзер авыл уртасында, кешеләргә йөрергә уңайлы булачак. Авылыбызга шундый бүләк ясаулары өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында күпфункцияле мәдәни үзәкләр саны арта