Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр

Синең эшеңне күрә, бәяли беләләр, хөрмәтлиләр икән, бу тагын да тырышыбрак эшләргә, югары хезмәт уңышларына ирешергә этәргеч булып тора. Ә Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Яхшы уңышларга ирешкән терлекчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә...

Синең эшеңне күрә, бәяли беләләр, хөрмәтлиләр икән, бу тагын да тырышыбрак эшләргә, югары хезмәт уңышларына ирешергә этәргеч булып тора. Ә Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары моның ачык мисалы булып тора. Яхшы уңышларга ирешкән терлекчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә әйләнде.

Район җитәкчеләренең фермаларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы - терлекче өчен олы мәртәбә, куаныч та әле ул. Әнә шундый истәлекле чара узган атнада "Марс" җәмгыяте терлекчелек фермасында үтте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Марс" хуҗалыгының районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгы позициядә баруын билгеләп үтте. Бу бигрәк тә терлекчелек өлкәсендә зур чагылыш таба. "Марс"лылар бүгенге көндә бер сыердан 16 кг.га якын сөт савып алалар. Агымдагы елның 11 аенда узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне - 103, ит җитештерүне - 105 процентка арттырганнар.

- Терлекчелек хуҗалыкта керем бирүче төп тармак булып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән кергән керемнең 85 проценты терлекчелектән, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов. - Киләчәктә 30 мең центнер сөт җитештерү бурычын куябыз.

"Марс"лылар бу уңышларга ирешерләр дигән тулы ышаныч бар. Чөнки фермаларда маллар һәм хезмәт кешесе өчен дә бар шартлар да тудырылган. Бу көнне район башлыгы кулыннан акчалата сертификатлар алган һәм олы рәхмәт сүзләренә лаек булган сыер савучылар: Лилия Зәйдуллина (айга 783кг сөт сауган), Альбира Сабирова (730кг), Илһамия Мортазина (723кг); Фирүзә Җамалиева (627кг), технологлар Илнур Сәхватшин, Филизә Арсланова, ферма мөдире Илмир Гариповларның кәефләре күтәренке. "Марс"лылар матур итеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Әле фермада Яңа ел чыршысы да бизәп куйганнар. Яңа елга яңа өметләр, якты хыяллар белән керәләр алар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/637314.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр