Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы үзәк поликлиникасында түгәрәк өстәл үтте

Азнакай районы үзәк поликлиникасында "Түгәрәк өстәл" үтте. Медицина өлкәсендә килеп туган проблемаларны уртага салып, хәл итүдә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, бәвалау бүлеге буенча урынбасар Лилия Шакирова, поликлиника хезмәте буенча урынбасар Ирек Газизуллин, клиник-эксперт хезмәте буенча урынбасар Җәмилә Сәйфетдинова, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнака й филиалы директор урынбасары...

Азнакай районы үзәк поликлиникасында "Түгәрәк өстәл" үтте. Медицина өлкәсендә килеп туган проблемаларны уртага салып, хәл итүдә район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, бәвалау бүлеге буенча урынбасар Лилия Шакирова, поликлиника хезмәте буенча урынбасар Ирек Газизуллин, клиник-эксперт хезмәте буенча урынбасар Җәмилә Сәйфетдинова, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнака

й филиалы директор урынбасары Рәмилә Миңнеханова, белгечләр, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашты. Алар халыктан, иминиятчеләрдән кергән сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

Илфат Фәрхуллин райондагы медицина торышына кыскача тукталып, Азнакай сәламәтлек саклау системасына республика, район ягыннан игътибар зур булуын билгеләде. Быелгы төп үзгәрешләргә килгәндә, авыл җирлекләрендә ФАПлар төзекләндерелгән, ике авылда аларның яңалары ачылган. - Киләсе елда да район территориясендә мондый модульле фельдшер-акушер пунктлар төзеләчәк, - ди баш табиб.

Илфат Фшрхуллин белдерүченчә, белгечләр җитешмәү, әлбәттә, авырлыклар тудыра. Шулай да аннан чыгу юллары һәрдаим эзләнә. Бүгенге көндә 50*50 республика дәүләт программасы буенча районнан 5 студент төрле медицина югары уку йортларында белем ала. Мондый программа район кысаларында да эшли, бүгенге 8 студент киләчәктә Азнакайга кайтып, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куячак.

- Аңлашылмаган сораулар буенча, дәгъвалар белән миңа, урынбасарларга теләсә-кайсы вакытта шалтыратырга, мөрәҗәгать итәргә була, тыгыз элемтәдә эшләү килеп туган проблемаларны вакытында хәл итү мөмкинлеге бирә, - диде баш табиб. - Мин һәр сорауга җавап бирергә әзер.

Сорау бирүчеләр арасында табибларның ваемсыз мөнәсәбәтенә дәгъва белдерүчеләр дә булды.

- Ишектән керүгә, сине тикшереп тә тормыйча, медицина картасына "сәламәт" сүзен язып чыгаручы табиблар бар, - ди очрашуга килгән бер ханым. - Табиб, беренче чиратта, ягымлы сүзе белән дәваларга тиештер...

- Медицина белгече кешеләрне тыңлый һәм ишетә белергә, Гиппократ антына тугры калып, изге һөнәрен яратып башкарырга тиеш. Ә инде авыруны тикшереп тә тормыйча, аның сәламәтлек дәрәҗәсен билгеләү - бер генә кысаларга да сыймый. Табиблар үзләренә мөрәҗәгать итүченең һәммәсенә итәгатьле булып, профессиональ ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге очракны поликлиника хезмәте буенча урынбасар да, үзем дә контрольгә алабыз, - диде Илфат Фәрхуллин, табиб һөнәренең үтә җаваплы булуына басым ясап.

Табибка электрон режим аша язылу мәсьәләсе дә күпләрне кызыксындыра булып чыкты.

- Бу юнәлештә эш бара, киләчәктә әлеге төр хезмәт район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дә күрсәтелә башлаячак. Бүген исә табибка алдан телефон аша язылу буенча килеп була, - дип җавап бирде баш табиб.

Катнашучылар яшь белгечләргә булган ташламалар, күчмә стоматология кабинеты эшчәнлеге турында да кызыксынып, җаваплар алдылар.

Рәмилә Миңнеханова, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директор урынбасары:

- Быелның 30 маеннан алып, бүгенге көнгәчә безгә район үзәк сырхауханәсенә карата 14 иминиятчедән мөрәҗәгать кергән иде. Башлыча, аларның күпчелеге хезмәт күрсәтү, дарулар белән тәэмин ителеш, планлы медицина ярдәме күрсәтүдә озак көттерү, тар белгеч табиблары булмау белән бәйле иде. Бүгенге кебек очрашып-сөйләшеп, проблемаларны уртага салып, вакытында хәл иткәч, дәгъва белдерүчеләр саны кими. Кергән сораулар да бары тик уңай якка хәл ителә, - ди.

"Түгәрәк өстәл" утырышында шактый мәсьәлә күтәрелеп, аларга уңай җаваплар бирелде, чишү юллары билгеләнде. - Сездән кергән сораулар аша без халыкны нәрсә борчыганын белә алабыз. Киләчәктә дә очрашуларда актив катнашып, үзегезнең позицияне белдерсәгез иде, - дип билгеләп үтте Ирек Газизуллин.

Белгечләр әйтүенчә, мондый күрешеп-сөйләшүләр тагын оештырылачак. Димәк килеп туган проблемаларны урында хәл итү мөмкинлеге киләчәктә тагын булачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы үзәк поликлиникасында түгәрәк өстәл үтте