Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Югары Стәрле авыл китапханәсе үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте

Юбилей кичәсе китапханәнең үткәне, бүгенгесе белән бәйләнеп, шунда эшләп, лаеклы ялга киткән китапханә хезмәткәрләре турында якты истәлекләр, хатирәләр, җылы котлаулар белән үрелеп барды. Югары Стәрле авылы китапханәсе эшен башлап җибәрүче Абдуллина Мөказдәнә, Сөләйманов Мәүлитҗан, аларның эшен дәвам итүче Мөстәкыймова Салиха, Шәйхуллина Гөлсинә, Исламова Рәйхана, Сөнәгатова Зинфира кебек фидакарьләрнең хезмәте олы...

Юбилей кичәсе китапханәнең үткәне, бүгенгесе белән бәйләнеп, шунда эшләп, лаеклы ялга киткән китапханә хезмәткәрләре турында якты истәлекләр, хатирәләр, җылы котлаулар белән үрелеп барды.

Югары Стәрле авылы китапханәсе эшен башлап җибәрүче Абдуллина Мөказдәнә, Сөләйманов Мәүлитҗан, аларның эшен дәвам итүче Мөстәкыймова Салиха, Шәйхуллина Гөлсинә, Исламова Рәйхана, Сөнәгатова Зинфира кебек фидакарьләрнең хезмәте олы ихтирамга лаек.

- Авылда китапханә булу - үзе зур байлык. Безнең авылда мәдәният учагы сүнмәгән һәм сүнмәячәк. Кешегә рухи азыкны бирүче китап булса, китапханәгә укучыны җәлеп итүче, аның белән аралашучы, күңел матурлыгына тартучы - ул китапханәче ,- диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Идрисова китапханә эшен югары бәяләп.

Данлы тарихын зур булмаган уку өеннән башлап җибәргән әлеге китапханә хәзерге көндә районда иң күренекле урыннарның берсен алып тора. Яңа компьютер технологияләре белән баетылган китапханә 500 дән артык укучыга хезмәт күрсәтә, ә фондында 10 меңнән артык китап исәпләнә.

Бүгенге көндә китапханәне тынгысыз, зур хезмәт тәҗрибәсе булган Сәрия Нургалиева җитәкли. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап кайтып эшли башлавына да инде 40 ел выкыт үтеп бара.

Шул еллар дәвамында ул авылдашларының тирән ихтирамын казанып, кечесе-олысы күңеленә юл таба белеп, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге, ветераннар советы, укытучылар, тәрбиячеләр белән аңлашып, халкыбызның рухи мирасын, үткәнен, гореф-гадәтләрен үрнәк итеп, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп зур тырышлык куеп эшли.

Республика күләмендә үткәргән күптөрле чараларда, смотр-конкурсларда, район һәм авыл җәмәгать эшләрендә актив катнашуы да мактауга лаек.

Кичә кунаклары - район үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге директоры Зөлфия Исламова, бер төркем хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары аны ихлас күңелдән тәбрикләп, изге теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Югары Стәрле авыл китапханәсе үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте