Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы туберкулез буенча имин җирлекләрнең берсе санала

Бүген - 24 мартта Дөньякүләм туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Шул нәүбәттән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевтан әлеге авыруга кагылышлы иң мөһим дип тапкан берничә сорауга җавап алдык. -Әхмәт Нургалиевич, туберкулез йогышлы авыруларның берсе. Ул һаман да шулай куркыныч булып каламы? -Шунсын әйтергә кирәк, Татарстанда бу авыруның таралу дәрәҗәсе Россиякүләмнән 29,8 процентка...

Бүген - 24 мартта Дөньякүләм туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Шул нәүбәттән табиб-эпидемиолог Әхмәт Нургалиевтан әлеге авыруга кагылышлы иң мөһим дип тапкан берничә сорауга җавап алдык.

-Әхмәт Нургалиевич, туберкулез йогышлы авыруларның берсе. Ул һаман да шулай куркыныч булып каламы?

-Шунсын әйтергә кирәк, Татарстанда бу авыруның таралу дәрәҗәсе Россиякүләмнән 29,8 процентка түбәнрәк. Азнакай районы әлеге инфекция буенча имин җирлекләрнең берсе санала. Районда бу күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән шактый түбән, шулай да тынычлап калырга ярамый. Әгәр 90 нчы еллар башына һәр елны 15-16 туберкулез белән авыру очрагы теркәлсә, соңгы елларда ул 18-20 очрак тәшкил итә.

-Әлеге мәкерле авыруның билгеләре нидән гыйбарәт?

-Иң элек туберкулезны микобактерия, икенче төрле аны Кох бацилласы дип тә йөртәләр, тудыруын әйтеп үтәргә кирәк. Чыганагы булып аны йөрткән кеше дә, шулай ук авыру терлекләр дә, кош-корт та исәпләнә. Инфекция гадәттә ябык бинада авыру белән бер үк һаваны сулаганда йога. Шунсын да әйтергә кирәк, бактерия эләгү белән кеше чирләп китмәскә дә мөмкин. Монда организмның саклану көче, иң беренче чиратта иммун системасы, туклану сыйфаты зур роль уйный.

Чир башланганда еш кына хәл бетә, кеше үзенең тиз аруын сизә, ашыйсы килми, бераз тән температурасы да күтәрелергә мөмкин.

-Туберкулез ахыргача дәваланып бетә торган авырумы?

-Әлбәттә. Әмма аның вакытында ачыклануы мөһим. Ә инде аны ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы - флюорография тикшерүе үтү. Авыру никадәр иртәрәк дәвалай башланса, шулкадәр яхшырак. Үзеңдә нинди дә булса шик туса, кичекмәстән табибка күренү кирәк.

-Кайберәүләрдән: "Туберкулезны спирт дәвалый", - дигән фикер ишетелгәли. Бу дөресме?

-Һич дөрес түгел. Киресенчә, аракы һәм тәмәке организмның чирләргә каршы торучанлыгын бик нык киметә, аны какшата.

-Авыруны дәвалауга караганда, булдырмый калу отышлырак, дип еш әйтелә торган гыйбәрәдән чыгып, профилактик ысулларны да әйтеп китмәссезме?

-Тиешле прививкаларны, БЦЖ вакцинасын ясату. Бу бигрәк тә яңа туган балалар өчен мөһим. Иммунитетны саклау өчен аларны 7 һәм 14 яшьтә кабаттан ясату кирәк.

-Файдалы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әхмәт Нургалиевич, Барыбызга да сәламәт яшәргә язсын!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы туберкулез буенча имин җирлекләрнең берсе санала