Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган

Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган. (30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Изге гамәл ниндидер лозунг астында башкарылмый. Аның максаты - мин шул күләмдә акча бирдем, дип мактану өчен түгел. Синең, минем һәм барыбызның да янәшәсендә игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булуын тагын бер кат искә төшерү...

Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган.

(30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Изге гамәл ниндидер лозунг астында башкарылмый. Аның максаты - мин шул күләмдә акча бирдем, дип мактану өчен түгел. Синең, минем һәм барыбызның да янәшәсендә игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булуын тагын бер кат искә төшерү ул.

1991 елны Кәкре-Елга җирлегендә "Минем авылым" исемендәге шәфкатьлелек марафоны башланды һәм сугыш, хезмәт ветераннары һәм ялгыз өлкәннәргә ярдәм итүне күздә тоткан шундый мәгънәле чаралар уздыру күркәм традициягә әйләнде.

1993 елны авыл советы башкарма комитеты утырышында авыл халкының мөрәҗәгатен искә алып, авылда мәчет салырга дигән карар кабул ителде. "Иман кичәсе" исеме астында узган чарада ул чор өчен зур сумма җыелды. Ләкин илнең тынычсызлыгы аркасында акчалар янды. Шулай булуга карамастан, авыл халкы, район оешмалары җитәкчелеге, "Марс" колхозы ярдәме белән мәчет төзелде һәм 2002 елның 2 март көнне үзенең ишекләрен ачты.

2007 елны мохтаҗларга ярдәм итү, зират коймаларын ныгыту максатыннан узган "Игелек марафоны"нда комиссия тарафыннан җыелган акча да максатчан тотылды.

2014 елны Рамил Вафинның яшь ярымлык улы Данисны җитди авырудан дәвалау өчен матди ярдәм йөзеннән "Хәйрия концерты" оештырылды.

Бәла агач башыннан йөрми, бәндә башыннан йөри, ди халык. 2017 елның декабрендә Кәкре Елга авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Сиринә Гарипова чирләп китте. Гаиләләренә килгән бу зур кайгыны уртаклашу һәм матди ярдәм күрсәтү ниятеннән мәдәният йортында "Хәйрия концерты" узды. Бу көнне клубта буш урын юк иде. Авыл үзешчәннәре һәм Азнакай шәһәреннән килгән танылган җырчылар, Салимов Айнур, Динарис халыкка матур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр.

Ярдәм кассасына килүчеләр арасында балаларның, яшьләрнең килүе күңелне сөендерде. Алар киләчәктә дә кеше язмышына битараф булмаячаклар. "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов үз чыгышында Сиринәнең тиз көндә сәламәтләнеп үз гаиләсенә кайтуын теләде һәм җыелган акчаны тапшырды.

Изге гамәлне акчалар белән генә бәяләп булмый, катнашучыларга үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.

Сарим Авзалов,

Кәкре Елга авылының хөрмәтле хезмәт ветераны

Фото редакциянеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган