Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әгерҗе авылының ветераннары белән очрашу узды

Әгерҗенең тигез асфальт юлыннан кайтып киләбез. Кайгыртучан авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов Мәнәвездән тыл ветераннары Хәммәт Хөснуллин һәм Зәкия Хәкимҗанованы да кереп алган. Бүген Әгерҗе авылы мәдәният йортында тыл һәм сугыш ветераннарына Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән булдырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы. Ветераннарыбыз күңел түренә...

Әгерҗенең тигез асфальт юлыннан кайтып киләбез. Кайгыртучан авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов Мәнәвездән тыл ветераннары Хәммәт Хөснуллин һәм Зәкия Хәкимҗанованы да кереп алган. Бүген Әгерҗе авылы мәдәният йортында тыл һәм сугыш ветераннарына Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән булдырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы. Ветераннарыбыз күңел түренә мәңге сеңеп калган сугыш һәм аннан соңгы чор истәлекләрен уртаклашалар.
- Үзеңә бармы-юкмы һәр хуҗалыктан йомыркасын, маен җыялар иде. Өйдәге бала-чагасы да, өлкәне дә йорттагы шул бер сыерга карап тора, исән генә була күрсен, дип тели идек. Шуңа да безнең буын ризыкның кадерен белә. Әле бүген дә мин икмәкнең валчыгын идәнгә төшерүдән куркам, әрәм итмим, - ди Зәкия апа.
- Көн белән төн буталып бетә иде. Яшьтән үк нужаны күрергә туры килде инде. Хезмәт көненә эшли идек бит. Хезмәт хакы, акча дигән нәрсәне әле кайчан гына күрә башладык, - дип сүзгә кушыла Хәммәт ага.
Нинди генә бәйрәм, чара булмасын әгерҗелеләр бердәм бер гаилә булып оештыралар, бөтенесенә җентекләп хәзерләнәләр. Әнә мәдәният йортына зур итеп "Бөек Җиңү көне белән", "Батырлар даны - мәңгелек" дип язып элгәннәр, чәчәкләр белән бизәгәннәр.
Әгерҗе авылы җирлегеннән сугыш кырына 362 кеше киткән. Шуларның 162се яу кырында ятып калган. Шәрипҗан ага Нургалиев бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны. Ул 1944-51 елларда Көнбатыш Украинаның Ровно шәһәрендә хезмәт итә. Авыл җирлегендә тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышланган альбом чыгарганнар. Анда аларның һәрберсенең фотосурәте һәм кыскача гына мәгълүмат урнаштырылган.
Тантана керфек очларына яшь эләрлек тәэсирле, җылы узды. Ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, ветераннарыбыз турында истәлекләрне китап битләренә салуда үзеннән зур өлеш керткән язучы Марсель Гарипов котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Авылдашлары хәзерләгән концерт номерларын карый-карый ветераннарыбыз мул табынлы өстәл артында күңелле итеп гәпләшеп утырдылар.
- Безгә хәзер күп тә кирәкми. Хөрмәтлиләр, кайгырталар. Дөньяларыбыз имин булсын! Без күргәнне башкаларга күрергә язмасын! - диләр ветераннар.
Нәсимә Гәрәйшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Әгерҗе авылының ветераннары белән очрашу узды