Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Әгерҗе авылының Мәдәният йортында игелек акциясе узды

Әгерҗе авыл халкы сишәмбе көнне җиргә ап-ак булып яуган кар өстеннән Мәдәният йортына юнәлде. Йөзләрдә - сөенеч. Беренче карны шыгырдатып үз аякларың белән атлау зур бәхет шул ул. Тик 8 яшьлек Анастасияне генә әнисе балалар арбасында тартып бара. Аның да арбасыннан төшеп, әнә шул ак карлар өстеннән йөгереп китәсе, кар...

Әгерҗе авыл халкы сишәмбе көнне җиргә ап-ак булып яуган кар өстеннән Мәдәният йортына юнәлде. Йөзләрдә - сөенеч. Беренче карны шыгырдатып үз аякларың белән атлау зур бәхет шул ул. Тик 8 яшьлек Анастасияне генә әнисе балалар арбасында тартып бара. Аның да арбасыннан төшеп, әнә шул ак карлар өстеннән йөгереп китәсе, кар "кызларын" куып уйныйсы килә. Нәни сабыйлар кебек кенә кечкенә гәүдәле Анастасия гаҗәпләнеп, олыларныкы кебек зур моңсу күзләрен тутырып карый: "Нигә, нигә мин йөгерә алмыйм?" Әмма, язмышлардан узмыш юк шул. Анастасиягә якты дөньяга аваз салуга ук ДЦП диагнозы куялар.


... Гадәти эш көне булуга да карамастан, Әгерҗе авыл Мәдәният йорты гөрләп тора. Игелек акциясендә катнашып, һәркемнең физик мөкинлекләре чикле авылдашларына ярдәм кулы сузасы килә. Кемнәрдер бу максатта куелган әрҗәләргә акча сала. Икенчеләре өендә күп итеп камыр ашлары пешереп алып килгән, өченчеләре сөт-катыгын, кулдан бәйләнгән оекбаш-бияләйләр алып төшкән. Акциядә җитәкчеләр, депутатлар, Әгерҗе һәм Мәнәвез авылы эшмәкәрләре, дин әһелләре үзләреннән саллырак өлеш кертергә тырыша. Хикмәт кемнең күпме акча салуында, физик мөкинлекләре чиклеләрне кызгану да түгел.


Без беркемне дә бу чарада катнашырга мәҗбүр итмәдек. Физик мөкинлекләре чикле гражданнарыбыз үзләрен япа-ялгыз хис итмәсеннәр, янәшәләрендә кайгыртучан, игелекле авылдашлары барын тойсыннар. Бер - беребезгә игътибарлы, ярдәмчел, бердәм булыйк. Кайгысын да, шатлыгын да бергәләп күтәрик, - дип авылдашларына мөрәҗәгать итте Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.


Әйе, бик матур, игелекле гамәлгә башлангыч алганнар әгерҗелеләр. Мондый чараны икенче ел рәттән уздыралар икән инде. Узганында Әгерҗедә генә уздырсалар, быел мәнәвезлеләр дә кушылган. Шушы кечкенә генә авыл җирлегендә 54 инвалид бар.


Бәйрәмгә Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте каршында оешкан Ләйлә Кәрәмова җитәкчелегендәге "Өмет" иҗат төркеме концерт программасы белән килгән. Сау-сәламәт артистлардан бер дә ким чыгыш ясамадылар алар.


Минем "инвалид" дигән ямьсез сүзне ишетәсе дә килми, - ди концертта бик матур җырлар башкарып, гармунда уйнаучы Гүзәл Ильясова. - Без нибары язмышлары бераз авыррак язылган кешеләр генә. Хикмәт физик кимчелектә түгел, күңелең чиста, изгелектә булсын! Мин якты дөнья йөзен күрүдән мәхрүм булсам да, ашарга да пешерәм, керләр дә юам, оекбаш-бияләйләр дә бәйлим. "Мин - инвалид" дип елап утырсаң булмый ул. Оптимист булырга, тормышта югалып калмаска кирәк. Ә яшәү һәр кешегә дә бер тапкыр гына бирелә! Аның кадерен белергә кирәк.


Гүзәл тамашачыларның күз алдында гадәти инәгә җеп саплап күрсәтте, аның кулдан ясаган кәрҗиннәре, бәйләгән бияләйләрен күреп, тамашачы шаккатты.


Әнә шундый күзләрдән яшь китерердәй, кат-кат уйландырырлык, искиткеч матур бәйрәм булды бу. Исән-имин көйгә туктаусыз зарланып йөрүчеләр дә биредә үзләренә сабак алды, физик мөмкинлекләре чиклеләрнең көчле рухына гаҗәпләнеп, сокланып утырды.


Янымда утырган кечкенә Анастасиянең моңсу күзләрендә дә өмет чаткылары, сөенеч күрдем мин. Тирә-юнебезгә күз салыйк, игътибарлы, миһербанлы булыйк! Шәфкатьлелек ункөнлеге әле районда, авылларда дәвам итә. Физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызга ихлас ярдәмебезне күрсәтергә беркайчан да соң түгел.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Әгерҗе авылының Мәдәният йортында игелек акциясе узды