Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы делегациясе өченче ел рәттән Чиләбе Сабан туенда катнашты

Татарстан белән чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында милли-мәдәни элемтәләрнең елдан-ел ныгый баруы ил буйлап сибелгән татарларның кайчандыр дәүләтле, горур һәм кодрәтле халык булу тойгысын уятуга, үзаңын үстерүгә этәреш ясамый калмыйдыр, шәт. Чикләр тарая, ерактагы кан кардәшләр белән аралар якыная бара... 30 июнь көнне миллионнан артык кеше яшәгән Чиләбе шәһәрендә унөченче...

Татарстан белән чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында милли-мәдәни элемтәләрнең елдан-ел ныгый баруы ил буйлап сибелгән татарларның кайчандыр дәүләтле, горур һәм кодрәтле халык булу тойгысын уятуга, үзаңын үстерүгә этәреш ясамый калмыйдыр, шәт. Чикләр тарая, ерактагы кан кардәшләр белән аралар якыная бара...

30 июнь көнне миллионнан артык кеше яшәгән Чиләбе шәһәрендә унөченче ел үткәрелгән Сабан туенда Азнакай районы делегациясенең рәттән өченче тапкыр катнашуы да моның ачык мисалы. Мәдәният-сәнгать, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләре, спортчылар, берничә эшмәкәрдән (алар үзебездә эшләнгән товарларны алып барды) торган кырыкка якын кешелек төркемне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкләде.

Бәйге урыны - Җиңү паркы кергән Трактор заводы районының исеме генә дә шәһәрнең визит карточкасы булып торырлык!

Сабан туен ачу көндезге 12гә билгеләнгән булса да, безнекеләр анда берничә сәгатькә алданрак килде. Мәктәп туклануы комбинаты директоры урынбасары Рәмис Шакировның оста кулы астында пешекчеләребез - Гөлсинә Асибакова, Нурия Гыйләҗева, Зәбирә Баязитова, официантлар Гөлзадә Шәрәфетдинова белән Гөлшат Авзалова хөрмәтле хуҗаларны һәм ераклардан килгән кунакларны кабул итү өчен кичтән үк корып куелган палаткада төрле аш-су нигъмәтләре әзерләгән, махсус чатырда табын хәстәрләгән вакытта шәһәр-район Мәдәният йорты каршында эшләүче, Россия, Татарстан конкурсларында җиңүче, лауреат исемнәрен яулаган "Җанашым" фольклор ансамбле башкаручылары - Зимфирә Кашапова, Гөлүзә Нургалиева, Фәния Усманова, Региль (баян) һәм Гөлфия Әхмәтҗанова, Зөлхия Миңнеханова, Исламбай Сабиров, Гөлсинә Хафизова, Ландыш Шәрәфиева, биюче Лилия Закирова, җырчылар Язгөл (Зөлфия Гаврилова) һәм Алмаз Закиров үзләре башкарасы сәнгать номерларын кабатладылар.

Кемгә нәрсә, ә мин биредәге милли хәрәкәтнең торышы, аның милләтпәрвәр әйдәрманнары белән танышу өчен Чиләбе өлкәсе татар конгрессы чатырына юл алдым. Бу дәрәҗәле оешманың башкарма комитеты рәисе урынбасары Сания Шевченко аралашу өчен бик уңайлы, зур зәвыклы ханым булып чыкты. Ул өлкә татар конгрессының рәсми төстә оешу тарихы, шуннан алып узган 15 ел эчендә башкарылган җитди эшләре белән таныштырды. Шуларның берсе - өлкә күләмендә уздырыла торган "Татар кызы" бәйгесе.

-Безнең максат чын татар кызын ачыклау булды. Ул мөлаем да, уңган-булган да, зыялы-гыйлемле дә булырга тиеш иде. Кайбер сыйфатларын ачыклау өчен ярышта катнашучыларны авылларга алып бардык, төрле сынаулар уздырдык. Әйтик, алар мунча себеркесен бәйләү, каз куу, утарда тавык тоту, каз йолку, җиләк җыю, төрле ризыклар пешерү һәм башка күп кенә эшләрдә сыналдылар.

...Ниһаять, көтелгән мизгел - көн уртасы килеп җитте. Бәйрәм тантанасын Чиләбенең Трактор заводы районы администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Репкин ачып җибәрде. Өлкә татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сания Шевченко Сабан туен уздыруга теләктәшлек ярдәме өчен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга Рәхмәт хатын юллады, үзара аралашып эшләүдә алга таба да уңышлар теләде.

Җыелган халыкны милли бәйрәм белән шулай ук Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, Чиләбе өлкәсе закон чыгару җыены депутаты Андрей Барышев, Урал Федераль округы баш мөфтие Ренат хаҗи Раев һәм дистәгә якын башка мөхтәрәм кунак тәбрикләде, хуҗаларга бүләкләр тапшырды. Аннан соң мәйданда 2013 елның Сабан туе байрагы күтәрелде, төрле тамашалар, спорт уеннары башланды. Татар җырына, моңына сусаган Чиләбе халкы артистларыбызның һәр чыгышын алкышлар белән каршы алды. Көрәшчеләребез дә сынатмады - Исламбай Сабиров абсолют батыр өчен ярышта икенчелекне алды. Бу урында делегацияне махсус озата килгән Азнакай ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Роберт Каһармановның кайда да үз һөнәренә тугрылыклы калуын, көрәш мәйданында җәрәхәт алган, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә беренче ярдәм күрсәтүен дә әйтеп үтәргә кирәктер.

...Өлкә татар конгрессы һәм татар-башкорт мәдәнияты үзәге (рәисе ТРның атказанган артисты Марат Канафин) оештырган зур бәйге, көннең кичкә авышуына карамастан, кызганнан-кыза гына бара. Ә безгә инде кунакчыл Чиләбе белән саубуллашырга, автобус йөртүчебез Фәрит Сәфиуллин карамагында әле башланмаган 700 чакрымлык юлга чыгарга вакыт...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы делегациясе өченче ел рәттән Чиләбе Сабан туенда катнашты