Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы буенча иң югары уңыш “Чатыр тау” хуҗалыгында

Район буенча иң югары уңыш "Чатыр тау" хуҗалыгында. Гектарыннан уртача 33,3 центнер чыга. Арышның "Память Кунакбаева" сортыннан 44 әр центнер уңыш җыеп алганнар, ә уртача 35 центнер. Ташлы, тигезсез Чатыр тавы итәкләреннән шундый югары уңыш җыеп алуның сере нидә икән? - Беренчедән иртә чәчеп оттык, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүс...

Район буенча иң югары уңыш "Чатыр тау" хуҗалыгында. Гектарыннан уртача 33,3 центнер чыга. Арышның "Память Кунакбаева" сортыннан 44 әр центнер уңыш җыеп алганнар, ә уртача 35 центнер. Ташлы, тигезсез Чатыр тавы итәкләреннән шундый югары уңыш җыеп алуның сере нидә икән?
- Беренчедән иртә чәчеп оттык, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримов. - Менә бу арпа басуын 16 апрельдә, сазга чәчеп куйган идек. Бүген моннан 27 центнер уңыш чыга. Яфрактан тукландыруга зур игътибар бирдек. Әлбәттә, чыгымы да зур булды. Әмма, җирне алдап булмый бит аны. Ничек тәрбиялисең, шуңа карап уңышын да бирә. Үзвакытында чүп үләннәр, корткычларга каршы көрәштек. Уңышларыбызның нигезендә, әлбәттә, эшсөяр игенчеләребезнең тырыш хезмәте ята.
Тырыш комбайнчылар белән басуда очраштык. Хезмәт юлын туган авылы басуларына багышлаган уңган механизатор Марсель Вафин "Акрос" комбайны белән 6 мең центнер ашлык суктырган. Янәшәсендә ныклы терәге - улы Илнар. Кечкенәдән үк әтисе янында уралып үскәнгә ул комбайнны биш бармагы кебек белә. Күз генә тимәсен, менә ничә еллар инде алар әтиле-уллы алдынгылыкны бирмиләр. Тырыш комбайнчы Данил Абдуллин исә "Нью Холланд" белән 5 мең центнер ашлык суктырган.
Тырыш машина йөртүчеләр Фазыл Хәмитов һәм Рамил Гатауллин игеннәрне вакытында ындыр табагына ташып торалар. Ындыр табагында да эш яхшы оештырылган. "Фәндәрия апа Латыйпова командасы эшне оештыра белә" ди бераз шаяртып хуҗалык җитәкчесе. Уңышларның нигезе эшне оста оештыра белүдә. Управляющий Мөнәвир Гомәров һәм үсемлекчелек буенча директор урынбасары Фирдәвес Дәминов бу көннәрдә басулардан кайтып кермиләр, халык белән уртак тел табып эшлиләр.
"Чатыр тау" хуҗалыгында "башланган да ташланган" басуларны күрмәссең. Игеннәр җыеп алуга, рәт-рәт булып салам эскертләре тезелә. Җәйрәп яткан иген басулары алтын сары күлмәген чем-карага алыштыра. Хуҗалыкларга да пай җирләре өчен печән, салам, ашлык кайтарылачак.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы буенча иң югары уңыш “Чатыр тау” хуҗалыгында