Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы авылларында салам яндыруга юл куймаска!

Сизәсездер, бер географик өслектә, бер үк кояш астында гомер кичерсәк тә, Татарстанның без яши торган Азнакай муниципаль районы кергән көньяк-көнчыгыш төбәге үз табигатенең үтә дә үзенчәлекле булуы белән башкалардан шактый аерылып тора. Терәлеп торган күршеләрдә җиле дә кирәк чагында исеп, яңгыры да вакытында яуганда, безнең якны шифалы су парларыннан сыгылып...

Сизәсездер, бер географик өслектә, бер үк кояш астында гомер кичерсәк тә, Татарстанның без яши торган Азнакай муниципаль районы кергән көньяк-көнчыгыш төбәге үз табигатенең үтә дә үзенчәлекле булуы белән башкалардан шактый аерылып тора.
Терәлеп торган күршеләрдә җиле дә кирәк чагында исеп, яңгыры да вакытында яуганда, безнең якны шифалы су парларыннан сыгылып торган болытлар да әйләнеп уза. Шуның аркасында авыл агаеның бер караңгыдан икенчесенә кадәр маңгай тиренә төреп чәчкән игеннәре дым юклыктан сабакка китә алмый, я орлыкка баш чыгарган вакытта челлә кызуыннан кибә. Нәтиҗәдә, игенче иписез, мал асраучы терлегенә азык туплый алмыйча кала. Узган гасырның сиксәненче еллары башын күпләр яхшы хәтерлидер әле. Ул вакытта район хуҗалыклары үзләренең техникасы, бер көтү эшче-колхозчылары белән барып, айлар буена күрше Оренбург өлкәсеннән салам ташыды. Шуның белән бергә безнең якларда моңа кадәр күренмәгән мәңгелек афәт - колорадо коңгызын ияртеп кайтты. Өч-дүрт ел элек кенә булган корылык игенче-терлекче өчен тагын бер сабак иде. Кайлардан, кемнәрдән генә хәер сорашырга, искереп беткән сыйфатсыз сенаж, бездә азыкка да саналмый башлаган саламны алтын бәясенә төшереп сатып алырга туры килмәде ул чагында! Югыйсә, сабакның да сабагы булырга тиеш иде кебек ике ел рәттән килгән корылык! Юк шул, алдагы көн турында уйламыйбыз. Шулай булмаса, районның кайбер хуҗалыкларында бүген салам эскертләрен яндырмас, киресенчә, аны пресслап, саклауга куярлар иде. Хәтерсез шул без.
...Әле быелгы җәйнең ничек киләсен тәгаен генә әйтеп булмый...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы кергән көньяккөнчыгыш төбәге үз табигате белән башкалардан шактый аерылып тора