Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Актүбә бистәсе амбулатория табиблары "Түгәрәк өстәл" оештырды

Сүз дә юк, яшәешебезнең социаль, көнкүреш, медицина һәм башка шундый мөһим өлкәләрендә килеп туган билгесезлекләр, проблемалар нәкъ менә шулай аларны уртага салып сөйләшкәндә, аңлашканда, чишү юлларын бергәләп барлаганда тизрәк тә хәл ителә, нәтиҗәсе дә көттерми. Әйтик, медицина учреждениеләре җитәкчеләре, белгечләре белән үткәрелгән очрашуларда гына да шактый мәсьәлә күтәрелеп, алар уңай...

Сүз дә юк, яшәешебезнең социаль, көнкүреш, медицина һәм башка шундый мөһим өлкәләрендә килеп туган билгесезлекләр, проблемалар нәкъ менә шулай аларны уртага салып сөйләшкәндә, аңлашканда, чишү юлларын бергәләп барлаганда тизрәк тә хәл ителә, нәтиҗәсе дә көттерми. Әйтик, медицина учреждениеләре җитәкчеләре, белгечләре белән үткәрелгән очрашуларда гына да шактый мәсьәлә күтәрелеп, алар уңай хәл ителде.

Чираттагы шундый "Түгәрәк өстәл" Актүбә амбулаториясендә үтте. Анда амбулатория мөдире Марат Бәзгетдинов, Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитетының әйдәр белгече Гөлнара Идиятова, психоневрология диспансеры баш табибы Руслан Шәрәпов, районның халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе җитәкчесе Рашат Хуҗин, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директор урынбасары Рәмилә Миңнеханова, белгечләр, табиблар һәм шәфкать туташлары катнашты һәм халыктан, иминиятчеләрдән кергән сорауларга җаваплар бирделәр.

Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитетының әйдәр белгече Гөлнара Идиятованың чыгышыннан:

-Бистә башлыгы Роза Галеева әлеге вазифага алыну белән халыкка хезмәт күрсәтү тармакларында, шул исәптән медицина учреждениесендә эшне тиешенчә оештыру, аны сыйфатлы башкаруны игътибар үзәгенә куйды. Нәтиҗәдә узара мөнәсәбәтләр күпкә яхшырды. Кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр тиз арада карала, чара күрелә. Бистәнең иҗтимагый-икътисади, социаль тормышы буенча киңәшмәләрдә Актүбә амбулаториясе җитәкчесе даими катнаша, чыгышлар ясый, проблемаларны күтәрә. Менә шулай тыгыз элемтәдә эшләү аларны вакытында хәл итү мөмкинлеге бирә.

Актүбәлеләрдән табиблар, шәфкать туташларына рәхмәтләр еш ишетелә. Биредә чыннан да үз эшләрен яхшы белгән, югары профессиональ дәрәҗәдәге белгечләр эшли. Сырхауханәбез элек-электән әнә шундый белгечләре, яхшы җиһазландырылган булуы белән хәтта республиканың кайбер район үзәкләрен дә көнләштереп килде. Шәт, алга таба да заманча җиһазлар кайтып торыр дигән өметтә яшибез.

Иминиятчеләрнең әлеге дә шул матди тәэмин ителеш, препаратлар буенча соравына амбулатория белгечләре түбәндәге җавапны бирде:

-Җиһазларга заявкалар җибәрелеп тора. Препаратлар белән тәэмин ителешне дә ихтыяҗдан чыгып алдан хәл итәргә тырышабыз. Шприцлар, башка кирәк-яракка кытлык юк.

-Кайчакларда "больничный лист" алып булмый?

-Медицина тикшерүе үткән чорга ул бирелми. Бары тик бөтен анализлар алынып, табиб диагнозы куелганнан соң гына ул тиеш дип тапса, бирелә.

Монда чак кына тайпылыш ясап шуны әйтергә кирәк, замана алгарыш-яңарышлары медицинага да яңа таләпләр куя. Европа илләрендәге кебек, бездә дә соңгы вакытта "чирне дәвалаганга караганда, булдырмавың яхшырак" дигән принциптан чыгып, төп игътибарны профилактикага юнәлтәләр. Дөресен әйтик, үзебез дә күп вакыт сәламәтлегебезгә "төкереп" карый: аз хәрәкәтләнәбез, юктан да кызып китәбез, физкультура, спорт белән шөгыльләнергә иренәбез, эчү, тарту кебек яман гадәтләрдән арына алмыйбыз. Шул ук ашауны гына алсак та, витаминлы, файдалы ризыкка караганда майлы, тозлы, баллы, югары калориялеләренә өстенлек бирәбез... Боларның барсы да авыруларга сәбәп. Ә инде чирләп китсәк, гаепне бөтен нәрсәдән эзлибез, әмма үзебездән түгел.

-Флюорографияне һәр елны үтү мәҗбүриме?

-Туберкулез куркынычы сакланган безнең җирлектә, әлбәттә, мәҗбүри.

Әлегә кадәр булган "Түгәрәк өстәл"дә бинага ремонт кирәклеге хакында сүз булган. Бу юнәлештә алып барылган эшләр белән Актүбә амбулаториясе мөдире Марат Бәзгетдинов таныштырды:

-Лаборатория, флюорография, рентген кабинетларына өлешчә ремонт ясалды. Җәйлектә иң беренче чиратта түбәне яңарту һәм җылылык челтәрен алыштыру бурычы тора. Әлбәттә, барсы да финанс мәсьәләсенә бәйле, аны хәл итү өстендә эшлибез.

-Кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

-Соңгы ике елда амбулаториягә эшкә 1 лор-табиб, 2 теш табибы һәм тагын бик кирәкле белгеч - педиатр-нефролог килде. Мохтаҗлар фатир белән тәэмин ителде. Безнең амбулаториядә тар белгечләр (лор-табиб, невропатолог, кардиолог, шушы араларда нефролог та кабул итә башлый) булуы аеруча отышлы. Шулай да стоматологка, гомумпрактика һәм балалар табибына кытлык кала әле.

Рәмилә Миңнеханова, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директор урынбасары:

-Узган ел безгә Актүбә амбулаториясенә карата 12 иминиятчедән мөрәҗәгать кергән иде. Башлыча, аларның күпчелеге хезмәт күрсәтү, дарулар белән тәэмин ителеш, планлы медицина ярдәме күрсәтүдә озак көттерү белән бәйле. Быелның ярты елында иминиятче хокукы бозылуы турында нибары 2 мөрәҗәгать керде. Алары да уңай хәл ителде.

Әнә шулай бик җанлы барган эчкерсез сөйләшү яхшы нотада төгәлләнде. Хәер, "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар әйтүенчә, очрашуларның бу соңгысы түгел. Ел дәвамында алар тагын да булып торыр әле.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Актүбә бистәсе амбулатория табиблары "Түгәрәк өстәл" оештырды