Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Сарлы авылында истәлек тактасы ачылды

Бүген Азнакай районы Сарлы авылында элеккеге колхоз рәисе Гәбделбарый Солтанов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

(28 апрель, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) 1972-1997 елларда “Алга” колхозын җитәкләгән, авылны үстерү һәм төзекләндерүдә зур өлеш керткән шәхесне искә алырга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары, туганнары, авыл халкы җыелган иде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин сарлылыларга иң җылы сәламнәрен юллады, авыл халкын истәлекле вакыйга белән тәбрик итте.

– Халыкның киләчәге үзенең тарихын, күренекле шәхесләрен белүдән башлана. Үрнәк алырдай кешеләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, – дип вакыйганың зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады ул.

Хуҗалык эшләрен биш бармагыдай белгән, авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгырткан  Гәбделбарый Шәйхевәли улының игелекле эшләрен санап бетергесез. Аның 25 ел эшләү дәверендә авылда мәктәп, балалар бакчасы, амбар һәм терлек йортлары сафка баскан, өйләргә газ, су кергән. Авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән җитәкче хөкүмәтнең күпсанлы бүләкләренә лаек булган.

Ихтирам казанган җир улының исеме бүген дә зур хөрмәт белән телгә алынды. Ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов, гомерләрен авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышлаган элекке колхоз рәисләре Барый ага белән иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар, аның белән бәйле хатирәләрне яңарттылар.

Зур дулкынлану хисе белән яраткан әтиләре турында  кызлары, кияүләре, якыннары сөйләде. Бәйрәмне авылның үзешчән сәнгать осталарының, районның танылган җырчыларының чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев