Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы башлыгы янгын сагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! 

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Янгын сүндерүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Сез районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга һәм аларга каршы тору белән бәйле чараларны вакытында үткәрүгә, профилактик эшчәнлек алып баруга зур игътибар бирәсез. 

Райондашларыбыз тыныч яши ала, чөнки алар югары квалификацияле белгечләр, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган чын һөнәриләрнең ышанычлы саклавында яши. 

Үзегезгә йөкләнгән олы һәм авыр бурычны намус белән үтәвегез һәм һәм һәрвакыт оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә, тармак ветераннарына зур рәхмәт. Сезгә җиңел булмаган эшегездә уңышлар, батырлык, гаиләләрегезгә бәхет һәм ныклык телим, янгын машиналарының сиреналары мөмкин кадәр сирәгрәк яңгырасын иде. 

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев