Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районда терлекчелек буенча семинар узды

Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Соңгы вакытта илебез җитәкчелеге җитештерүчеләребезгә карата игътибарны арттыру, төрле ярдәм чаралары күрү, җитештергән продукциягә тиешле бәя бирү өлкәсендә эш алып бара. Гомумән, район күләмендә дә хуҗалыкларга бу өлкәдә зур ярдәм күрсәтелә. Чит ил товарларына санкция кертелү дә авыл хуҗалыгы товарлары...

Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора.
Соңгы вакытта илебез җитәкчелеге җитештерүчеләребезгә карата игътибарны арттыру, төрле ярдәм чаралары күрү, җитештергән продукциягә тиешле бәя бирү өлкәсендә эш алып бара. Гомумән, район күләмендә дә хуҗалыкларга бу өлкәдә зур ярдәм күрсәтелә. Чит ил товарларына санкция кертелү дә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр алдына халкыбызны җитәрлек күләмдә продукция белән тәэмин итүдә җаваплылык өсти. Әмма районыбызда кайбер хуҗалыкларда ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру өлкәсендә эш начар оештырылган. Республика күләмендә күрсәткечләребез яхшы булса да, соңгы вакытта сөт җитештерү барлык хужалыкларда да тиешенчә бармый. Сәбәп нидә, нинди ашыгыч чаралар күрергә кирәк? Дүшәмбе көнне "Туйкә" ҖЧҖндә районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, азык-төлек идарәсе белгечләре белән уздырылган киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.
Семинарның практик өлешендә киңәшмәдә катнашучылар "Туйкә" хуҗалыгы терлекчелек фермалары белән таныштылар. Биредә көтүне тулыландыру, терлекләрне даими рәвештә эчертү өчен җайланмалар булдыру кебек уңай үзгәрешләр белән беррәттән, кимчелекләр дә бар. Бу савым сыерларның пычрак булуыннан ук күзгә бәрелеп тора. Туйкә авыл мәдәният йортында дәвам иткән семинарның теоретик өлешендә терлекчелекне алып бару технологиясе, андагы уңай һәм тискәре күренешләр хакында эшлекле сөйләшү булды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Илнур Төхбәтуллин 11 айлык эшкә нәтиҗә ясап, алдагы чор бурычларына тукталды. "Тукай", "Марс" ҖЧҖләре һәм "Таллы Бүләк" АХҖК, "Кәримов", "Кәлимуллин", "Габдрахманов" КФХ кебек алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, "АГРО - ТНГСИ", "Туйкә" ҖЧҖләре кебек темпларны киметүчеләр дә бар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең нәсел эше бүлеге начальнигы Дилә Вәлиева көтүне тулыландыру, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин терлекләрне саклауда профилактик чаралар хакында чыгыш ясадылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановның чыгышы кискен тәнкыйть белән сугарылган иде. Ул күп кенә хуҗалыкларда көнлек рацион булмау, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләрнең битарафлыгы һәм башка проблемалар хакында ачынып сөйләде һәм киләчәктә сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.
- Терлекчелек тармагына тиешле игътибар бирелмәгән хуҗалыкның киләчәге юк, - диде ул.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районда терлекчелек буенча семинар узды