Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгының традицион Чыршы бәйрәмнәре узды

Бу көннәрдә мәдәният учакларында муниципаль район башлыгының традицион Чыршы бәйрәмнәре узды. Бу чараларда уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңү яулаучылар, инвалид һәм ятим балалар - барлыгы 500дән артык бала катнашты. Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм иң изге, җылы теләкләрен юллады, бүләкләр тапшырды. Әкият геройлары белән...

Бу көннәрдә мәдәният учакларында муниципаль район башлыгының традицион Чыршы бәйрәмнәре узды.

Бу чараларда уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңү яулаучылар, инвалид һәм ятим балалар - барлыгы 500дән артык бала катнашты.

Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм иң изге, җылы теләкләрен юллады, бүләкләр тапшырды.

Әкият геройлары белән балалар чыршы әйләнәсендә җырлап, биеп, уйнап күңел ачты.

-Район җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим игътибар тоеп яшибез. Ел саен шулай Яңа ел бәйрәменә җыелабыз. Уку елы азагында сәләтле балаларга муниципаль район башлыгының грантлары тапшырыла, җәен инвалид һәм ятим балалар өчен Сабантуйлар уздырыла. Балалар да, ата-аналар да мондый бәйрәмнәр өчен бик рәхмәтле, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Резеда ШӘРИПОВА

фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район башлыгының традицион Чыршы бәйрәмнәре узды