Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокуратурасы: вентиляция каналлары елга ике тапкыр тикшерелергә тиеш

Газета укучыбыз: "Фатирларыбызда газ җиһазлары урнаштырылган. Биналардагы вентиляция каналларын контрольгә алу, тикшерү, хезмәт күрсәтү закончалыкларын үтәү ни дәрәҗәдә икән?" - дип редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Шушы көннәрдә әлеге эшчәнлекне дә алга куйган Азнакай шәһәр прокуратурасы безгә түбәндәге җавапны юллады: Россия Федерациясе Торак кодексының 161нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә...

Газета укучыбыз: "Фатирларыбызда газ җиһазлары урнаштырылган. Биналардагы вентиляция каналларын контрольгә алу, тикшерү, хезмәт күрсәтү закончалыкларын үтәү ни дәрәҗәдә икән?" - дип редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Шушы көннәрдә әлеге эшчәнлекне дә алга куйган Азнакай шәһәр прокуратурасы безгә түбәндәге җавапны юллады:

Россия Федерациясе Торак кодексының 161нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешма гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, гомуми милекне тиешенчә карап тотарга тиешләр.

Бу уңайдан ТСЖлар күпфатирлы йортта тиешле санитар һәм техник шартларны ( РФ Торак Кодексының 138 нче маддәсе 4 бүлеге) тәэмин итеп торырга бурычлы. Торак фондын эксплуатацияләүнең техник кагыйдәләре һәм нормалары буенча газ приборлары урнаштырылган биналардагы вентиляция каналлары елга ике тапкыр (кышын һәм җәен) тикшерелергә тиеш.

Бу көннәрдә Азнакай шәһәр прокуратурасы тикшерүләр үткәреп, "Универсал", "Жилсервис", "Восход" ТСЖларда бу өлкәдә торак-коммуналь закончалыкларының үтәлмәвен ачыклады: күпфатирлы йортларда вентиляция каналларына тикшерү 2013 елда бер генә тапкыр уздырылган. ТСЖ управляющийлары адресына торак-коммуналь закончалыкларын бозу очракларын бетерү хакында тәкъдимнәр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы: вентиляция каналлары елга ике тапкыр тикшерелергә тиеш