Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокуратурасы: иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырмаска тиеш

Азнакай шәһәр прокуратурасына җирле иминият компанияләренең кулланучылар хокукын яклау закончалыкларын бозу фактлары буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар. Иминият компанияләрендә ОСАГО килешүен төзегәндә мәҗбүри рәвештә башка хезмәтләр өчен дә түләтәләр. Әмма тиешле закончалыклар нигезендә иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырга тиеш түгел. Килешү төзү өчен транспорт хуҗасына ОСАГО килешүе буенча гаризасы...

Азнакай шәһәр прокуратурасына җирле иминият компанияләренең кулланучылар хокукын яклау закончалыкларын бозу фактлары буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар. Иминият компанияләрендә ОСАГО килешүен төзегәндә мәҗбүри рәвештә башка хезмәтләр өчен дә түләтәләр.

Әмма тиешле закончалыклар нигезендә иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырга тиеш түгел. Килешү төзү өчен транспорт хуҗасына ОСАГО килешүе буенча гаризасы һәм тиешле документлары белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый тәкъдим-оферта (хатны алуны хәбәр итү - уведомление белән) иминият компаниясенең рәсми адресы буенча да җибәрелә ала.

Тапшырылу вакытын күрсәткән уведомление иминият компаниясенең документларны алуына дәлил булып тора һәм ул 30 көн дәвамында кабул итү, кире кагу һәм башка шартларны күрсәтеп хәбәр бирергә тиеш. Иминият компаниясе килешү төзүдән баш тартса, гражданин үз хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклап, Россия ФАСына (Федераль антимонополия хезмәтенә) яки аның территориаль органына, Россия Банкы, судка мөрәҗәгать итә ала. Ул шулай ук иминият компаниясен үзе сайлап алырга хокуклы.


Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы: иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырмаска тиеш