Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокуратурасы экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү уздырган

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илшат Фәритович, кайчакта кешеләр дөреслек эзләп төрле инстанцияләрне узып, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ышанычын аклыйсызмы? - Прокуратураның төп бурычы - кеше хокукларын яклау. Халыктан кергән сорауларның күпчелеге, бөтен республикадагы...

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


- Илшат Фәритович, кайчакта кешеләр дөреслек эзләп төрле инстанцияләрне узып, прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Аларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ышанычын аклыйсызмы?


- Прокуратураның төп бурычы - кеше хокукларын яклау. Халыктан кергән сорауларның күпчелеге, бөтен республикадагы кебек үк, торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт күрсәткәндә торак хокукларын бозу белән бәйле. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый мөрәҗәгатьләр күпфатирлы гына түгел, шәхси йортларда яшәүчеләрдән дә керә.


Мәсәлән, җәй көне Гәрәев урамында яшәүче биш йорт хуҗасы урам, ишек алларын су басуга борчылып килделәр. Урам авыш булу сәбәпле, яңгыр, кар сулары аларның ихатасына агып төшә. Су гаражлар, мунча, яшелчә бакчаларын баскан. Биредә яшәүчеләр 2011 елдан бирле иза чиккәннәр. Бары тик прокуратура катнашыннан соң гына хакимият әлеге мәсьәләне уңай хәл итте.
Сентябрь аенда бер азнакайлы торак йорттагы газларын өзү хакында мөрәҗәгать иткән иде. Тикшерү барышында Азнакай газ хезмәтенең тиешле таләпләрне бозуы ачыкланды һәм икенче көнне үк кулланучының гозере канәгатьләндерелде.


Шулай ук хезмәт закончалыкларының үтәлеше буенча да халыктан сораулар күп керә. Агымдагы елда хезмәт хакларын түләтү буенча судка 453 дәгъва гаризасы җибәрелде. Хезмәт закончалыклары буенча барлык мөрәҗәгатьләр дә җентекләп тикшерелеп, тиешле чаралар күрелде.


Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм иреген саклауга прокуратура органнары аеруча зур игътибар бирә. Спиртлы эчемлекләр кулланып, әхлаксыз тормыш рәвеше алып баручы, балаларын тәрбияләүгә битараф караучы әти-әниләр бар.
Бер ана сигез айлык баласын әби белән бабасына калдырып, каядыр чыгып югалган. Әтисе исә баладан туганда ук баш тарткан. Әби белән бабай бик тә борчылып безгә мөрәҗәгать итте. Прокурор дәгъвасы буенча суд ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, балага алимент түләтү турында карар чыгарды.


- "Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау җиңелрәк", дигән әйтем яши. Ә җинаятьчелек - җәмгыять авыруы ул һәм биредә профилактикадан башка булмый.


- Бик дөрес сүзләр. Профилактика хокук бозуларны кисәтүдә төп роль уйный. Җинаятьчелекне авыру белән чагыштырсак, авыруны дәвалау чаралары да төрлечә бит.


Без дә төрле профилактик чаралар кулланабыз. Хезмәт коллективлары, халык белән очрашулар, мәктәп укучылары белән аңлату-әңгәмәләр, закончалыктагы үзгәрешләр һәм башка темаларга массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясаулар җинаятьләрне кисәтүдә үз нәтиҗәсен бирми калмый. 2013 елда хокук саклау буенча 80 лекция укылган, ә массакүләм мәгълүмат чараларында 400 мәкалә басылган. Моннан кала, прокуратура каршында эшче төркемнәр оешты. Киңәшмәләрдә җинаятькә китерүче сәбәпләр анализлана, аларны бетерү юллары эзләнә, җаваплы кешеләр билгеләнә.


- Бүгенге көндә терроризм һәм экстремизм актуаль проблемаларның берсе булып тора.


- Соңгы елларда экстремизм күпмилләтле Россия һәм Татарстан өчен дә зур проблемага әйләнеп килә. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан узган ел терроризм һәм экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү булды һәм 133 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу күренешләр җәмәгатьчелек өчен зур куркыныч тудыра. Прокуратура районда яшәүче бер кешегә карата җинаять эше буенча судка дәгъва гаризасы бирде. Ул үз фатирында интернет челтәрен файдаланып, «Хизб ут-тахрир» террорчылар оешмасының тыелган видеоматериалларын тарата. Җинаять эше суд каравында.


- Һәркемне борчучы афәтләрнең берсе - наркомания.


- Соңгы вакытта наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Хокук саклау органнары тарафыннан күрелгән чаралар бу өлкәдә хәлне шактый җиңеләйтергә мөмкинлек бирде. Җитди профилактик чаралар күрелә. Әмма шул ук вакытта яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларның яңа төрләре таралу зур борчу тудыра. Наркотикларны нигездә 30 яшькә кадәргеләр куллана. Узган ел тугыз кеше җинаять җавабына тартылган. Алар арасында наркопритон тотучылар, наркотиклар саклаучы, сатучы һәм таратучылар бар. Наркотиклар кулланган өчен 100 кеше административ җавапка тартылган. Наркотик кулланучылар сәламәтлекләренә генә зыян салып калмыйлар, ә бәлки эшсез, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калырга мөмкиннәр. Ә эшсезлек - ул яшәү чыганаксыз калу дигән сүз. Шуңа күрә дә әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшергә кирәк. Район халкы наркопритоннар, фактлар хакында хәбәр итсен иде.


- Азнакайлылар кайда да сынатмый. Бу хокук саклау, законнар үтәлешендә дә чагылыш табадыр?


- Күптән түгел Азнакай районында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков булды. Ул Азнакай прокуратурасы эшен уңай яктан билгеләп үтте. Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләренә караганда, азнакайлылардан район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата шикаятьләр аз. Бу коллективның тырыш, нәтиҗәле эшчәнлеге, халык белән бердәм булып, үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе дигән фикер калдыра. Прокуратура коллективы үз эшен намус белән башкара һәм лидерлар позициясендә кала.


- Прокуратурада халыкны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе ничек? Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?


- Безнең планнар үзгәрешсез кала. Бу законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык һәм без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә гозерләрен тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер.


- Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез.


- Прокуратура хезмәткәренең эше катлаулы һәм җаваплы, чөнки ул үз эшенең теориясен генә белеп калмыйча, практикада да яхшы белгеч булырга тиеш. Безнең коллективта нәкъ менә шундый үз эшләренең чын осталары эшли дә инде. Форсаттан файдаланып, Азнакай шәһәр прокуратурасының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлап, гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар теләп калам.


- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы экстремизмга каршы тору закончалыклары үтәлеше буенча 60 тикшерү уздырган