Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев юллар иминлеге өчен намуслы хезмәт куя

ЮХИДИ хезмәткәрләре кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен иң хәвефле урыннарның берсе - юллардагы хәрәкәтне күз уңында тота. Урамда яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында агарту эшләре алып баралар. Бүген Азнакай ЮХИДИ бүлегенең тулы составы белән Рафаил Шәрәфиев җитәкчелек итә. Рафаил Шәрәфиев 1993 елда юл-патруль...

ЮХИДИ хезмәткәрләре кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен иң хәвефле урыннарның берсе - юллардагы хәрәкәтне күз уңында тота.


Урамда яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында агарту эшләре алып баралар. Бүген Азнакай ЮХИДИ бүлегенең тулы составы белән Рафаил Шәрәфиев җитәкчелек итә. Рафаил Шәрәфиев 1993 елда юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли башлый. Әлеге хезмәт бик җаваплы да, җитди дә, тынгысыз да булуына карамастан, ул нәкъ бу юлны сайлый һәм һич кенә дә үкенми.


- Үткән елларга кире кайтып булса, һичшиксез, шушы юлны сайлар идем, - ди ул.


Үз эшен намус белән башкарган инспектор төрле елларда хезмәт баскычыннан күтәрелеп, 2000 елның августында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе ДПС полкы взвод командиры итеп билгеләнә. 2004 елдан бүгенге көнгәчә - Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеген җитәкли. Аңа югары дәрәҗәдәге осталык, үткен һөнәрилек һәм бай тәҗрибә хас.


- Юлларда халык иминлеген саклау - төп бурычым. Юлларны хәвефсез итүдә керткән өлешем өчен горурлана алам. Эшләү дәверемдә намусыма тап төшермәдем, гадел карарлар кабул итәргә тырыштым. Алга таба да әлеге юнәлештән тайпылмыйча, район һәм шәһәрдә юллар иминлеге өчен намуслы хезмәт куячакмын. Безнең хезмәттә күз үткенлеге генә түгел, эчке сиземләү дә мөһим, көнен дә, төнен дә уяулык сорала, - ди полиция подполковнигы.


- Аңа йөкләнгән бурычны төгәл итеп, вакытында башкару хас. Принципиаль, кирәк вакытта кырыс та була белгән, күп эшләрнең башында торучы җитәкче белән эчке эшләр органнары горурлана ала. Рафаил Шәрәфиев, килеп туган ситуацияне тиз арада бәяләп, аны чишү юлларын дөрес таба белә. Эш барышын, аның үзвакытында һәм дөрес юнәлештә үтәлүен һәрвакытта контрольдә тота.

ЮХИДИ бүлеге белән җитәкчелек иткән вакытта ул үзен яхшы, тәҗрибәле оештыручы итеп таныта алды, - ди аның хакында Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров.


Аның тырыш хезмәте II дәрәҗә «РФ ЭЭМнда мактауга лаек хезмәт өчен», I дәрәҗә «ТР ЭЭМның ЮХИДИ хезмәтендәге казанышлары өчен» медальләре, «Антка тугры хезмәт», «Милиция отличнигы» күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.


Рафаил Шәрәфиевнең гаиләсе, ике улы өчен күңеле тыныч, хәрбиләр теле белән әйткәндә, «тылы» яки тормыш иптәшеннән дә уңган ул. Зәйнәп Гомәр кызы белән ике малай үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр. Уллары Радик та әтисе һөнәрен дәвам итеп, хезмәт юлын Азнакай эчке эшләр бүлеге белән бәйли, бүгенге көндә Актүбә полиция бүлеген җитәкли. Икенче уллары Олег - "Татнефть-АзнакайРемСервис" җәмгыятендә эшли. Рафаил Шәрәфиев сөекле оныгы өчен яраткан һәм кайгыртучан бабай да.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев юллар иминлеге өчен намуслы хезмәт куя