Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай пенсионерлары поликлиникадагы процедура бүлмәсен беренче катка төшерүне тели

- Азнакай район үзәк поликлиникасына еш барырга туры килә. Менә шунда кан анализлары биргәндә өске катка менүләре һай яман, аягы белән җәфаланган олы яшьтәге кешегә бигрәк тә, - дип зарлана тыл ветераны Г.Шәйхәйдаров һәм: "Ул лабораторияләрне беренче катка төшереп булмый микән? Бер дә хәл итмәслек мәсьәлә түгелдер ич бу?" -...

- Азнакай район үзәк поликлиникасына еш барырга туры килә. Менә шунда кан анализлары биргәндә өске катка менүләре һай яман, аягы белән җәфаланган олы яшьтәге кешегә бигрәк тә, - дип зарлана тыл ветераны Г.Шәйхәйдаров һәм: "Ул лабораторияләрне беренче катка төшереп булмый микән? Бер дә хәл итмәслек мәсьәлә түгелдер ич бу?" - дип яза безгә.


Шундый ук гозер белән редакциягә элегрәк тә хатлар килеп, газетабыз битләрендә урнаштырылды.

Әмма укучыларыбыз гозерен хәл итү әлегәчә ачык кала.

Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә үткән медсовет утырышында да бу мәсьәлә күтәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аны хәл итү юлларын эзләү буенча үзәк сырхауханә җитәкчелеге алдына конкрет бурычлар куйды.

Шәт, мәсьәлә уңай хәл ителер, дип көтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай пенсионерлары поликлиникадагы процедура бүлмәсен беренче катка төшерүне тели