Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагоглары Франциядә стажировка үтте

Инде хәбәр итүебезчә, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары шушы көннәрдә "Франциядә мәгариф" программасы буенча стажировка үтеп кайтты. Без Азнакай делегациясен җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишинадан Франциядә алган тәэсирләре белән уртаклашуны сорадык. -Иң беренче итеп район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мәгариф хезмәткәрәләренә ясаган шундый зур бүләге өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе...

Инде хәбәр итүебезчә, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары шушы көннәрдә "Франциядә мәгариф" программасы буенча стажировка үтеп кайтты. Без Азнакай делегациясен җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишинадан Франциядә алган тәэсирләре белән уртаклашуны сорадык.

-Иң беренче итеп район башлыгы Марсель Шәйдуллинга мәгариф хезмәткәрәләренә ясаган шундый зур бүләге өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Программа бик бай һәм киңкырлы булды, тәҗрибә уртаклашу буенча шактый чаралар узды. Шомон шәһәрендәге педагогика институтында, Труа шәһәре университетында һәм Шампань-Арден провинциясендәге һөнәри лицейда үткәрелгән лекцияләрдә Франциянең укыту ситемасы белән таныштырдылар. Без укыту системасы буенча фикер алышуларда, остаханәләрдә мастер-классларда катнаштык. Франциянең дәүләт карамагындагы мәгариф учреждениеләрендә директорлар да, укытучылар да бары белем бирү процессы белән генә мәшгуль. Анда күзәтү органнары тарафыннан мәктәпкә штраф салулар да юк. Ә укучылар өчен иң мөһиме - тигезлек, туганлык, дуслык. Балалар бик ачык күңелле. Мәктәптә һәр укучының үз шкафы бар. Алар анда китапларын саклый, кирәклесен дәрескә шуннан гына ала, өйдән ташымый. Имтиханнарны тест рәвешендә тапшыралар. Югары уку йортына керергә теләүчеләр вуз программасы буенча тест үтә. Бер мәктәп икенчесенә тәҗрибә уртаклашырга йөри. Франция - бик укымышлы, тарихи һәйкәлләргә бай ил. Без дә автобуста һәм җәяүләп Труа, Реймс, Шомон, Париж буйлап сәяхәт кылдык, Сена елгасы буенча пароходта йөздек.

Шомон шәһәре хакимиятендә шәһәр мэры һәм мәгариф идарәсе җитәкчсе белән очраштык. Безнең делегация аларга Азнакай сувенирларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай педагоглары Франциядә стажировка үтте