Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды

Җирлегебездә санитар ике айлык дәвам итә. 15 апрельдән башлап бүгенге көнгәчә байтак эшләр башкарылып, тирә-юнебез чистарып калды. Санитар эшләр, әлбәттә, авыл җирлекләрен дә урап үтмәде. - Авыл урамнарының торышына, чисталыгына карап, биредә нинди халык яшәвен белеп була, - дигән иде узган дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шелтә эләккән...

Җирлегебездә санитар ике айлык дәвам итә. 15 апрельдән башлап бүгенге көнгәчә байтак эшләр башкарылып, тирә-юнебез чистарып калды. Санитар эшләр, әлбәттә, авыл җирлекләрен дә урап үтмәде.


- Авыл урамнарының торышына, чисталыгына карап, биредә нинди халык яшәвен белеп була, - дигән иде узган дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шелтә эләккән авыл җирлекләре башлыкларының күбесе агымдагы атнада үзләренең хаталарын төзәтергә ашыккан.

Башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин чыгышыннан күренгәнчә, күп җирдә чисталык хөкем сөрә. Ләкин башкарасы эшләр байтак әле.


- Авыл җирлеге башлыгы нинди - авылы да шундый, - дип үзенең бәясен бирде район башлыгы.
Азнакай чишмәләргә бай як. Саклап, төзекләндереп тоту максатында район территориясендәге чишмәләр төрле оешма-предприятие карамагына бүлеп бирелгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясады. Фотолардан күренгәнчә, аларның бик күпләре төзекләндерелмәгән, чүп чыгарылмаган. Беркетелгән җитәкчеләргә чишмәләрне якын арада чистарту, рәткә китерү кушылды.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. "Марс", "Тукай", "Кәримов", "Закирова" һ.б. хуҗалыклар язгы культураларны чәчүне төгәлләү турында рапорт биргән. Эшлекле киңәшмә барышында кыр эшләрен башкаруда артта калган хуҗалыкларга ярдәм итү бурычы куелды.


Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, юллар торышына һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды