Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай әниләренә әле һаман өстәмә компенсация түләнмәгән

Гыйнвар аенда балалар бакчаларына түләү кәгазьләре килгәч, эштәге яшьләрнең "уф"ылдашуларын ишетеп, "Әле дә балалар олы", - дип бер яктан сөенсәк, икенче яктан оныклар өчен көендек. - Ике балага 5 мең сум түләдек. Яңа закон чыкканчы 3 мең сум түли идек, - ди бер хезмәткәребез. - Ә мин 2150 сум түләдем,...

Гыйнвар аенда балалар бакчаларына түләү кәгазьләре килгәч, эштәге яшьләрнең "уф"ылдашуларын ишетеп, "Әле дә балалар олы", - дип бер яктан сөенсәк, икенче яктан оныклар өчен көендек.


- Ике балага 5 мең сум түләдек. Яңа закон чыкканчы 3 мең сум түли идек, - ди бер хезмәткәребез.


- Ә мин 2150 сум түләдем, моңа кадәр 1300 сум түли идем. 20 процент акчам кире кайтарылачак. Ул пособиене баштан ук чигереп калып булмыймы икән, февраль уртасы җитте, әле аны ала алган юк, - дип аңа кушылды икенчесе.


Без яңача түләүләр хакында аңлатуны сорап, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек:


- Бүгенге көндә районда бакчага 4323 бала йөри. Шуның 660 ы ташламага ия. Инвалид балалар (41 бала), ата-анасы беренче һәм икенче төркем инвалид балалар (18), опекуннарның балалары (21), армиядә хезмәт итүче әтиләрнең балалары (1) бакчага бушлай йөри. Шулай ук күп балалы гаиләләргә (516) 50 процент ташлама каралган.


Айга гаиләнең уртача кереме җан башына ун мең сумнан ким булса, акчаны икегә бүлеп: ай башында һәм компенсация килгәч түләргә мөмкин. Шулай ук мондый гаиләләр февральдән компенсацияне дә айга ике тапкыр ала алачаклар, моның өчен квитанцияләрне вакытында түләргә генә кирәк. Бакчага йөрүче беренче бала өчен - 20, икенчесе өчен - 50, өченчесе өчен 70 процент ташлама да каралды.

ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:
- Бер баланы бакчада бер ай тәрбия кылу 9 мең сумга төшә.

Республика матди ярдәм үзәгенең 3 нче бүлекчәсе директоры Ландыш Әхмәтова:
- Узган елның октябрь аенда балалар бакчаларында ата-аналар җыелышында безнең белгечләр аңлату эше алып барды. 21 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр документлар кабул ителде.


Компенсация тиешле гаиләләр 4 төркемгә бүленә: 10, 15, 20 мең сумга кадәр һәм аннан артыграк керемле, кереме кеше башына 20 мең сумнан артып киткән гаиләләр мондый ярдәмгә өметләнә алмый. Гаиләнең компенсациягә хокукын раслау өчен ата-аналарның эш урыныннан 3 айлык кереме турында белешмә, барлык балаларның туу турында таныклыгы, гаиләнең составы турында белешмәне социаль яклау бүлегенә тапшырырга кирәк. Документлар 6 ай саен яңартыла ала.


Бүгенге көндә өстәмә компенсация билгеләүне сорап 2158 гаилә мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай әниләренә әле һаман өстәмә компенсация түләнмәгән