Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре һөнәри осталыкларын бәйгедә күрсәтте

Узган җомгада нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдын­нан "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләренең яшь һөнәр ияләре командалары арасында ел да уза торган осталык бәйгесе булды. Елга бер генә тапкыр үтә торган бу мәртәбәле бәйгедә яхшы чыгыш ясау өчен зур хезмәт, тырышлык, вакыт сарыф ителә. Командалар даими өйрәнү полигонында үз...

Узган җомгада нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдын­нан "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында "Татнефть" ААҖ структур подразделениеләренең яшь һөнәр ияләре командалары арасында ел да уза торган осталык бәйгесе булды.

Елга бер генә тапкыр үтә торган бу мәртәбәле бәйгедә яхшы чыгыш ясау өчен зур хезмәт, тырышлык, вакыт сарыф ителә. Командалар даими өйрәнү полигонында үз һөнәрләрен шомарта, яңа алымнар эшкә җигелә… Монда үз командалары өчен җан атып торган кешедән алып, һәр команда әгъзасенә кадәр алдынгы урынга өметләнеп килә. Шуңа да ярышлар гаять кискен көрәштә, зур азарт белән бара.

Бәйге компания җитәкчеләренең котлавы белән башланды. Трибунадан командаларны һәм бәйрәмгә килгән җанатарларны, кунакларны иң элек компания җитәкчесенең беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов һәм яшьләр комитеты җитәкчесе Ринат Мамин котлады. Аннан төрле конкурсларда җиңү яулаган идарә һәм подразделение Мактау грамоталары, кубоклар тапшырылды. Наил Ибраһимов "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләренең нәтиҗәле эш күрсәткечләренә ирешүләрен, аларның стабиль эш алып баруларын билгеләп үтте.

Һөнәри осталык конкурсында катнашучылар­ны көч сынашу өчен билгеләнгән махсус урын­нарга тарату командасы яңгырауга полигонның төр­ле нокталарында җитди көрәш башланды. Билгеле, шулкадәр масштаблы ярышлар оештыру өчен бер полигон территориясе генә җитми. Параллель рә­вештә «Татнефть»нең тагын берничә ноктасында оештырылган остаханәләрдә бәйге кызганнан-кыза барды. Ярышларны зур экраннар аша төп полигоннан күзәтеп тору мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Нефть чыгаручы звенолар арасындагы ярыш вакыты елдан-ел кыскара. Сальник һәм прокладка алыштыручы егетләрнең хәрәкәтенә күз иярми диярлек. Монда секундлар гына түгел милли секундлар хәл итә. Ни кызганыч, бу юлы да дан-шөһрәт безнең звеноны әйләнеп узды. Сальник алыштыручы егетебез эшен бетереп, вакытны туктату төймәсенә басты, әмма төймә урынынан чыгыпочып, җиргә тәгәрәде, ә вакыт үтә торды. Монда оештыручыларга үпкә белдерсәң дә ярыйдыр.

Катлам басымын саклау звенолары арасындагы ярышта да бәхет аздан гына елмаймый калды. Азнакайлылар 51,49 секунд вакыт күрсәтте. Башка көндәшләренә караганда бу берничә секундка яхшырак вакыт. Тик комиссия гайканың кысылуын тикшергәннән соң, берсенең кысылып бетмәве ачыкланды. Бу төп вакытка 15 секунд өстәлә дигән сүз. Нефтьне хәзерләү сменалары арасындагы ярышта да нефтьне судан һәм тоздан аеручы оператор егетләр вакыт буенча өченче урын күрсәттеләр. Әмма теория буенча бераз сынаттылар.

Ә менә ПРС вахталары арасында барган ярышта мастер Булат Гайсин, аның кул астында эшләүче җир асты ремонты операторлары Марат Гыймадиев, Олег Тазов, Айдар Ибәтуллиннар составындагы вахта призлы өченче урынны яулауга иреште. Афәрин дими, ни дисең! Аларның әлеге уңышлары вахталар арасында соңгы берничә елда азнакайлылар өчен зур җиңү. Пьедесталга күтәрелгәч, алар өчен марш уйнады, компаниянең генераль директоры Наил Мәганов Мактау грамотасы тапшырды.

Һөнәри осталык бәйгесе нефтьчеләрнең зур бәйрәме ул. Ерактан җыр, музыка тавышы яңгырап тора. Сәхнәдә һәвәскәр артистлар профессиональ артистлардан арттырып концерт куя. Биредә оештырылыган кул эшләре һәм сәнгать күргәзмәсе һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ел да "Азнакайнефть" идарәсе данын яклап СОЦ хезмәткәре Владимир Моторин үзе ясаган рәсемнәре белән катнаша. Быел да ул үзенең дүрт хезмәтен куйган иде. Аңарга шулай ук Мактау грамотасы тапшырылды.

Ярышлар тәмамланганнан соң, гадәттәгечә йомгакны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов ясады. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, призлы урыннар алучыларга ул һәм профком рәисе Гомәр Яруллин белән яшьләр комитеты җитәкчесе Ринат Маминнар дипломнар тапшырды.

Нәфис Әхмәт, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре һөнәри осталыкларын бәйгедә күрсәтте