Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре мини-футболда көч сынашты

Июньнең соңгы ике көнендә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионында "Татнефть" ААҖгә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, идарә итү компанияләре һәм ҖЧҖләре арасында, компаниядә уздырыла торган ХХVI спартакиада кысаларында, мини-футбол ярышлары булды. Шимбә көнне ике төркемнең 23, якшәмбедә өченче төркемнең 11 командасы катнашты. Спартакиада һәр елдагыча, вакытында башланып китте....

Июньнең соңгы ике көнендә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионында "Татнефть" ААҖгә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, идарә итү компанияләре һәм ҖЧҖләре арасында, компаниядә уздырыла торган ХХVI спартакиада кысаларында, мини-футбол ярышлары булды. Шимбә көнне ике төркемнең 23, якшәмбедә өченче төркемнең 11 командасы катнашты.

Спартакиада һәр елдагыча, вакытында башланып китте. Алып буручы Нина Хвалееваның әлеге спорт бәйрәмен берничә көннән Казанда узачак ХХVII Бөтендөнья универсиадасы белән бәйләве, анда Россия җыелма командасына кертелгән Актүбә кызы Светлана Крашенинникованың да катнашачагы, тиздән зур дата - Татарстан нефтенең 70 еллыгы җитүен искәртеп үтүе бәйрәмне танын да җанландырып җибәрде төсле.

Трибунада - "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, "Татнефть" профкомы рәисе Гомәр Яруллин... Ярышлар хөкемдары Марсель Сәлимов спартакиада уздыру буенча үзәк комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәдиевка парад хәзерлеге турында рапорт бирде. Рөстәм Нәбиулла улы, үз чиратында, командаларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Кунакларны һәм спортчыларны Светлана Сабирова җитәкчелегендәге "Кураж" командасы кызлары һәм җырчы Лилия Шәмсуллина сәламләде. ТРның футбол уеннары уздыру комитеты федерациясе вәкиле Андрей Сергеев ярышлар программасы белән таныштырды.

...Ике көн буена барган кискен көч сынашу тәмам. Ниһаять, җиңүчеләрне билгеләү мизгеле килеп җитте. Беренче төркемдә призлы урыннарны "Татнефтегазпереработка", "Әлмәтнефть" һәм "Лениногорскнефть" идарәләре командалары яулады. Икенче төркемдә беренче өчлеккә "Татнефтехим", "Татнефеэнергосервис", "Татбурнефть" идарә итү компанияләре спортчылары лаек булды. Өченче төркемдә алдынгы урыннарга Әлмәт автотранспорт оешмасы, "Татнефть АЗС-Центр", "ТатНИПИнефть" институты футболчылары чыкты.

Җиңүчеләргә бүләкләрне "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе урынбасары Марсель Бикморатов, "Азнакайнефть" профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов тапшырды.

Нәфис ӘХМӘТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре минифутболда көч сынашты