Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музеенда күчмә утырыш үтте

Районыбызда югалган авылларны барлау эше дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә музейда үткән күчмә утырышта бүгенге көнгә башкырылган эшләр барланды. -Тарихны яңартуда аксакалларбызның истәлекләре бәхассез, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләжев. - Алар ярдәменә таянырга, бу чараларга өлкәннәребезне дә тартырга кирәк. Әнә шулай...

Районыбызда югалган авылларны барлау эше дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә музейда үткән күчмә утырышта бүгенге көнгә башкырылган эшләр барланды.

-Тарихны яңартуда аксакалларбызның истәлекләре бәхассез, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләжев. - Алар ярдәменә таянырга, бу чараларга өлкәннәребезне дә тартырга кирәк. Әнә шулай бергәләп эшләгәндә генә куелган максатка ирешеп, тарихны бай эчтәлекле итеп булыр. Әлбәттә, яшь буын да онытылырга тиеш түгел.

-Тарих мәдәниятсез, мәдәният - тарихсыз була алмый, алар бербөтен, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен дә тасвирлауны онытмаска кирәк, - дип, фикер-тәкъдимен белдерде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Югалган авылларга багышланган китап өстендә эшләүче районыбызның "тере тарихы" Ниһат Мозаффаров, тарихчы-язучы Марсель Гарипов мәгълүматлар туплау барышы белән таныштырды.

Музейда эзләнү, экспонатларны яңарту беркайчан да тукталмый. Төбәкне өйрәнү музееның һәр авылда филиалын да булдыру теләге бар. Тарихи зур кыйммәткә ия, безнен эрага кадәр 3нче-2нче гасырларда эшләнгән Сармат кылычы барсының да игътибарын җәлеп итте. Ул күптән түгел килеп киткән башкала галимнәрендә дә зур кызыксыну тудырган иде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында шактый гына материал тупланды, республикада нәшер ителәчәк тыл фидакарьләренә багышланган басмага мәгълүматлар әзерләнде. Боларның барсы хакында музей хезмәткәрләре мавыктыргыч итеп сөйләде.

Тарих, музей эшчәнлеге белән кызыксынган укучылар, укытучылар да гади тыңлаучылар гына булмады, үзләренең дә фикерләрен җиткерделәр. Күмәк күлне күчерер, ди халык, барыбыз бердәм тотынганда китаплар да язылыр, тарих та онытылмас.

Гөлфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай музеенда күчмә утырыш үтте